Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны бүләкләр белән сөендерделәр

Балалар могҗизаларга, теләкләрнең тормышка ашуына ышаналар. Барысының да матур кием киясе, чыршы астында бүләкләр табасы, якын кешенең кочагына сыенасы килә.

Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә Николай Бочкаревны шулай каршы алалар, алар III-IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков белән бергә балалар йортында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар өчен күптән якын кешеләргә әверелделәр.

Малайлар һәм кызлар түзем сезлек белән бәйрәмне һәм бүләкне көттеләр. Яңа ел алдыннан алар Кыш бабайга хыяллары турында хат яздылар, аларның һәркайсын Виктор Смыков үтәргә тырышкан.

– Мин сезгә Виктор Васильевичтан зур сәлам җиткерәм. Ул сезне бик ярата һәм Яңа елда уңышлар тели, үз хыялыгызга таба барыгыз, чөнки нәкъ менә шул очракта ул, һичшиксез, тормышка ашачак! Мин әлеге теләкләргә кушылам, якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, балалар, – диде Николай Афанасьевич.

Балаларны шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова котлады.

– Сезнең янәшәгездә һәрва кыт яраткан, мәрхәмәтле кеше ләр булсын. Безнең һәрберебез күңеле белән бала булып кала. Без барыбыз да Яңа елга теләк, аның тормышка ашуын телибез. Мин бу йортта һәрвакыт җылы, уңайлы, күңелле булуын телим, – дип теләде Галина Юрьевна.

Балалар да кунакларны бүләксез калдырмады. Алар Яңа ел вакыйгасы әзерләделәр, анда убырлы карчык һәм пиратлар бәйрәмне урларга теләделәр. Әмма малайлар һәм кызлар усал геройларның йөрәкләрен актив уеннар, биюләр белән эреттеләр. Җылы очрашу ахырында Николай Бочкаревка блокнотлар тапшырылды, аларны Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән бизәгәннәр.

* * *

Балалар янына шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да килде. Һәр балага ул тәм-томнар һәм Яңа ел бүләкләре тапшырды.

– Яңа ел – барлык кешеләрне берләштерә торган иң яхшы, тылсымлы бәйрәм якынлаша. Ул балачактан ук барыбыз да яраткан иң матур бәйрәм. Сезнең яныгызга килгәндә без Кыш бабайны очраттык, ул сезгә, малайлар һәм кызлар, тәм-томнар да, аерым бүләкләр дә тапшырды. Балалар – безнең киләчәгебез. Сезгә бәхет, сәламәтлек, хыялларыгызның чынга ашуын телим! – диде Ольга Ивановна.

Район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов та бәйрәм белән котлады һәм Яңа ел бүләкләрен тапшырды.

– Кадерле балалар! Сезнең яныгызда һәрвакыт кайгыртучан, олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр булуын телим. Ольга Ивановна, сезгә башкарган хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! – диде Эдуард Хәсәнов.

Балалар очрашуга бик шат булдылар һәм рәхмәт сүзләре җиткереп, кунакларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

* * *

ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллиннан күп балалы гаиләләр бүләкләр алдылар. Халит Мәхмүт улы гаиләләргә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде. Аның белән бергә балаларны бәйрәм белән котларга Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр.

Ә депутаттан бүләкләрне балалар кышның төп тылсымчысы капчыгыннан алдылар.

Әкият геройлары командасы малайларга һәм кызларга кызыклы уеннар уйнаткан арада, күп балалы әниләрнең берсенә сюрприз – газ колонкасы бүләк иттеләр. Гаилә аңа мохтаҗ иде.

Игелекле гамәлгә эшмәкәр Ләйсән Темникова да кушылды, ул да бүләкләр әзерләгән.

Гаиләләр кунакларга игътибар, бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларга бәхет, Яңа елда уңышлар теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев