Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга янгын турында аңлатыгыз!

Тиздән җәйгә аяк басабыз. Укучыларның җәйге каникуллары башлана. Бу чорда балалар һәрвакытта да өлкәннәр күзәтүендә булмыйлар, ә җәйге ирек малайларның һәм кызларның тәртип һәм үзконтроль дәрәҗәсен киметә.

Янгын иминлеген тәэмин итү – җитди һәм көнүзәк проблема, бигрәк тә безнең балаларыбызга кагылганда. Еш кына балалар бәхетсезлек очраклары сәбәпчеләре һәм корбаннары булалар.

– Мөстәкыйльлеккә омтылыш бала үзе генә калганда барлыкка килә. Малайларның һәм кызларның ут белән шаяруы янгынга һәм еш кына үлемгә китерә. Балаларны бикле фатирларда яки бүлмәләрдә калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта, алар бикле бинадан мөстәкыйль чыга алмаячак. Моннан тыш, ут һәм төтеннән котылырга теләп, балалар, гадәттә, шкафларда, карават, өстәл астында, бүлмә почмакларында качалар. Аларны янгын шартларында эзләү җиңел эш түгел. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, үз гомерләре өчен көрәшү күнекмәләренә кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк – дип билгеләп үтә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Ата-аналар үз балаларына янгын чыгу сәбәпләре һәм янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләргә тиешләр, дип саный белгеч.

– Барыннан да элек, янгын вакытында каушап калмаска, тынычлыкны сакларга кирәк. Янгын чыгуга тап булган очракта, янгын сагына 01 яки 101 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк, янгын сүндерүчеләр никадәр тизрәк килсә, янгын шулкадәр җиңелрәк сүндереләчәк һәм ул китергән зыян да азрак булачак. Янгын сүндерү командасын шулай ук йортта аз гына төтен чыкканда яки төтен барлыкка килү сәбәбен билгеләп булмаса да чакыртырга кирәк, – дип киңәш итә янгын күзәтчелеге инспекторы.

Янгын сүндерүчеләрне чакыртырга да, төтен тулган бинадан чыгарга да дөрес кирәк.

– Янгын сагына куркыныч янамаган урыннан шалтыратырга кирәк. Мәсәлән, күрше фатирдан яки урамдагы таксофоннан. Йорт яки фатир төтен белән тулса, юеш тукыма аша суларга, идәнгә якынрак хәрәкәт итәргә кирәк, анда төтен азрак. Яна торган йортта ябык ишекне ачканчы, аны кулның икенче ягы белән тотып карарга кирәк. Ишекнең җылы булуын сизсәгез, ачмагыз, димәк, анда ут, – дип кисәтә Руслан Рамил улы.

Шулай ук ул бинадан чыгуның мөмкин кадәр куркынычсыз юлын сайларга, янгын вакытында лифтлардан файдаланмаска киңәш итә. Бары баскычтан гына төшегез. Беркайчан да белер-белмәс чапмагыз. Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә, аларның командаларына тулысынча буйсыныгыз. Янгын сүндерүчеләр куркыныч янамый дип әйткәнгә кадәр янган бинага кермәгез.

– Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен, балаларны караучысыз калдырмагыз. Шырпы һәм уткабызгычларны бала кулы җитмәгән урыннарда саклагыз, даими рәвештә әңгәмәләр уздырыгыз һәм аларга гап-гади янгын куркынычсызлыгы чараларын аңлатыгыз – дип киңәш итә янгын сүндерүче.

 

Бер очрак бар

Агымдагы елның узган чорында районда баланың ут белән шаяруы сәбәпле, 1 янгын чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев