Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга наз бүләк итәләр

Безнең шәһәрдә гадәти булмаган йорт бар, анда 20 баладан һәм шулкадәр үк олы кешедән торган зур, тату гаилә яши. Анда һәрвакыт уңайлы, җылы, кунакларны шатланып каршы алалар. Бу – балалар йорты.

Анда эшләүчеләрнең күбесе – гүзәл зат вәкилләре. Алар үзләрендә тәрбияләнүчеләргә әти-әни җылысы, наз бүләк итәләр. Күркәм бәйрәм – Әниләр көне уңаеннан сезгә шушы гүзәл хатын-кызларның берничәсе турында сөйләргә телибез.

Александра Усманова – 20 еллык стажы булган балалар йорты тәрбиячесе. Хәзер ул мәктәп яшендәге балалар төркемендә эшли.

– Балаларыбыз яхшы, ярдәмчел. Гаилә дип атап йөртелгән төркемебез тату, бердәм. Без рәсем дә ясыйбыз, биибез дә, походларга да чыгабыз, теплица да куябыз, бакча да утыртабыз – умарта кортлары шикелле барысын да бергә эшлибез. Мин аларны үз балаларымдай яратам. Кайчагында әрләргә дә туры килә, әмма соңыннан, әлбәттә, сөеп тә аласың, шуннан башка булмый, – дип сөйли Александра Анатольевна.  

Кайбер тәрбияләнүчеләр Александра Усмановага әни дип дәшәләр, аңа серләрен һәм кичерешләрен сөйлиләр. Ә ул малайларга һәм кызларга бөтен назын, яратуын бүләк итә, үз гаиләләрендә ала алмаган җылылыкны өләшергә тырыша.

Эшләү дәверендә Александра Анатольевнаның канаты астыннан бик күп балалар олы тормышка юл ала. Ул чыгарган беренче балалар инде үзләре дә әти-әни булганнар, еш кына гаиләләре белән кунакка киләләр.

– Мин балаларымның сабыйлары белән кунакка килүенә, тормышлары яхшы булуына сөенәм. Без хатирәләр белән уртаклашабыз, көлешәбез дә елашабыз. Бигрәк тә үзем өйрәткән тормыш сабакларын үзләштергәннәрен күргәч, аерым хисләр кичерәм. Ул чакта шушы балаларга бөтен күңелеңне һәм белемеңне бирүең юкка булмаганын аңлыйсың.

Александра Анатольевна аның өчен балалар йортында тәрбияче булу – күңел халәте, яшәү рәвеше булуын яшерми. Моны ул башка урынга эшкә киткәч аңлый һәм бер елдан туган диварларына, тәрбияләнүчеләре янына әйләнеп кайта.

Фәридә Садыйкованың 32 ел педагогик стажы бар. Соңгы өч елын ул балалар йортында тәрбияче булып эшли. Аның төркемендә төрле яшьтәге, үз холкы, авыр үткәне булган 8 бала бар.

– Һәркемгә якын килә белү, әлбәттә, мөһим. Әмма безнең һөнәребездә иң мөһиме – балаларны ничек бар шулай ярату, аларга карата мәрхәмәтле, итагатьле булу, ә кирәк чакта шелтәләп тә алу. Үз балаларыма мин үзем белгәннең барысын да өйрәтәм. Һәр төркемнең үз фатиры, үз гаилә учагы бар. Анда без дәресләргә әзерләнәбез, серләшәбез, елашабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез, мәктәпкә озатабыз һәм каршы алабыз. Көнкүрештәге эшләргә дә игътибар бирәбез. Мин үземдә тәрбияләнүчеләрне олы тормышка чыккач югалып калмасыннар өчен көнкүрештә кирәк булачак күнекмәләргә өйрәтергә тырышам, – ди Фәридә Рафик кызы. Сүз уңаеннан, кайбер тәрбияләнүчеләр аңа әнием дип дәшәләр, димәк, аны яраталар һәм аңа ышаналар. Биредә тәрбиячеләр малайлар һәм кызлар өчен иң якын кешеләр, чөнки алар һәрвакыт балалар янында. Әмма үз гаиләләренә дә вакыт табалар.

– Минем дүрт балам бар. Өчесе зурлар инде, ә иң кечкенәсенә 9 яшь. Минем яратуым барысына да җитә. Ирем миңа һәрвакыт ярдәм итә, моның өчен аңа рәхмәтлемен. Миндә тәрбияләнүчеләр пандемиягә кадәр өйгә дә килә иделәр. Кыскасы, без зур, тату гаилә булып яшибез.

Тәрбиячеләр белән бергә өстәмә белем педагогы Татьяна Казакова эшли. Балалар йортына беренче тапкыр ул 10 ел элек килгән.

– Без балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән шөгыльләнәбез. Чөнки алар барысы да төрле һәм һәркем сәләтле, аны балада күрә белергә һәм үстерергә генә кирәк. Бу балага җиңелрәк җайлашырга, үзен иркенрәк тота башларга, бераз онытылырга ярдәм итә. Алар безгә, нигездә, аралашырга әзер булмыйча, еш кына куркынган халәттә киләләр. Безнең бурыч – бала үзен өйдәге кебек хис итсен, аңа уңайлы булсын өчен барысын да эшләү, – дип сөйли Татьяна Николаевна.

Бер ел эшләү дәверендә балалар йортында тәрбияләнүчеләр педагог-психолог Марина Гаврилова өчен якын кешеләргә әвереләләр.

 – Без балаларга билгеле ярдәм күрсәтәбез, тормыш баскычларын уңай яктан узарга булышабыз, тормышта тагын да зуррак уңышларга ирешсеннәр өчен, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп чыгарырга тырышабыз. Мин монда яшәүче һәр балага җылылык белән карыйм. Әйе, алар һәрвакытта да сөйләшергә, аралашырга атлыгып тормыйлар, катлаулы холыклы балалар килә, ләкин без алар ачылсын, безгә ышансын өчен барысын да эшлибез. Аларга карата кайгыртучан, йомшак күңелле булырга тырышабыз, аларга бөтен назыбызны бүләк итәбез. Безнең балаларыбыз яхшы. Шуны да әйтергә кирәк, аларның һәркайсының диярлек аеруча якын күргән педагогы бар, бу гадәттә гаиләләрдә була торган якын кешегә бәйлелек. Алар безне әниләр һәм әтиләр дип атыйлар, чөнки якын, туган кешеләргә мохтаҗлар. Үзләрен читкә этәрелгәннәр дип тоймасыннар өчен без аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышабыз, – ди Марина Дәүләтовна.

Балалар йортында 6 ел элек сыендыручы гаиләләрне озата бару хезмәте булдырылган. Анда педагог-психолог булып Гүзәл Әгълиуллина эшли. Шулай ук Гүзәл Фәрит кызы балалар йортында эшли торган тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбендә дә укыта.

 – Безнең хезмәт Татарстанның бөтен Кама аръягы зонасына хезмәт күрсәтә. Анда барлыгы 625 гаилә тора, 958 бала тәрбияләнә. Без тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләр белән эшлибез. Ата-аналар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, бу гаиләләрдә тәрбияләнүче малайларның һәм кызларның язмышларын күзәтәбез, авырлыкларны җиңәргә булышабыз. Без күзәтәбез, һәркем өчен борчылабыз, барлык хәлләрне үзебез аша үткәрәбез. Иң мөһиме – балаларга гаиләләрдә яхшы булсын. Кайчагында тәрбиягә бала алган ата-аналар аралашырга теләмиләр, ул чакта безгә олыларны да, балаларны да тәрбияләргә туры килә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев