Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Балалар йортында тәрбияләнү челәр өчен – «Юрский чоры паркы»

    Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр Мезозой эрасына чумып, безнең эрага кадәрге җәнлекләрне күрә алдылар. Малайларга һәм кызларга шундый бүләкне Санкт-Петербург шәһәреннән килгән кунаклар ясадылар.

    Хәрәкәт итүче динозаврлар күргәзмәсенә тәрбиячеләре белән бергә 20дән артык бала килде. Алар экскурсоводны игътибар белән тыңладылар, экспонатларны тотып карадылар, алар янында фотога төштеләр һәм хәтта алар белән уйнадылар һәм яхшы кәеф тупладылар. Сүз уңаенда, тамашадан кала, оештыручылар өлкәнрәкләр өчен динозаврлар һәм аларның планетабызда яшәгән чоры турында кызыклы мәгълүмат та әзерләгәннәр.

    – Мондый күргәзмәдә мин беренче тапкыр. Динозаврларны күптән якыннан күрергә теләгән идем. Алар биредә чынбарлыктагы кебек. Бу бик шәп! Гомумән, безгә кадәр булган чорны өйрәнү миңа ошый. Динозаврлар турында фильмнар караганым бар. Күргәзмәдә мине барыннан да бигрәк тираннозавр Рекс тәэсирләндерде. Аның Азиядә, Төньяк Америкада 67 миллион ел элек яшәвен белдем. Аның казык теше 18 сантиметрдан артык булган, йөгергәндә ул тизлекне сәгатенә 30 километрга кадәр арттырган. Ә сез беләсезме, динозаврлар өчен тиз йөгергәндә егылу, үлемгә китерергә мөмкин булган! Гаҗәп. Экскурсияне алып баручыга барысы турында да җентекләп сөйләгәне өчен бик зур рәхмәт, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Алмаз.

    Экскурсия балалар өчен чын бәйрәмгә әверелде, бик күп тәэсирләр бүләк итте. Динопарк аларда зур кызыксыну уятты. Алар динозаврларның 8 зур моделен һәм аларның чынбарлыкка якын яшәү тирәлеген күрделәр, Юрский чоры атмосферасына чумдылар. Балалар арасында Федор популярлык казанды, ул күп гасырлар элек уй көче белән төрле континентларга күчә алган. Бу скульптура мумиягә охшаш.

    «Гигантлар динопаркы» күргәзмәсе җитәкчесе Олег Занихин балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең җәмгыятьтән аерылмавы, әйләнә-тирә мохитне танып белүләре, табигый байлыклар һәм тарих белән танышу мөмкинлегенә ия булулары мөһим, дип билгеләп үтте.

    «Гигантлар динопаркы» күргәзмәсе Лев Толстой урамы, 137-д адресы буенча, «Олимп» сәүдә үзәгендә 1нче катта урнашкан. Ул 12 декабрьгә кадәр, эш көннәрендә – 12дән 20 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10нан 20 сәгатькә кадәр эшли. Күргәзмә вакыты чикләнмәгән, анда көн дәвамында булырга мөмкин. Билгеле бер төркемгә керүче балалар өчен ташламалар каралган. Бу хакта тулырак мәгълүматны оештыручылардан белергә мөмкин.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: