Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар йортына күчтәнәч белән

Битараф булмаган чис тайлылар ярдәмендә балалар җәен генә түгел, ә көзен дә кышлыкка төрле кайнатмалар, салатлар әзерлиләр, чәй эчәргә пироглар пешерәләр.

Сер түгел, быелгы ел уңыш лы булды. Агачларда алма, слива, чия ишелеп уңды. Күп очракта шушы татлы җимешләр ботакларда җыелмыйча да кала, җимешләр коела, җирдә череп ята...

Балалар йортында тәр бия ләнү челәр татлы күч тәнәчләргә һәрвакыт шат булуларын яшермиләр. Безгә педагоглар битараф булмаган чистайлыларның, нигездә, участокларда үстерелгән җиләк-җимешләрне китерү ләрен әйттеләр.

– Безгә слива, чия, алмалар китерделәр. Эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә пакетлар кварц лампасы белән эшкәртелә. Моңардан тыш, барлык яшелчә- җимешләрне без кайнар су белән юабыз, – дип билгеләп үтә балалар йорты директоры Елена Вәлиева.

– Балалар аларны шул килеш ашыйлармы яисә төрле кайнатмалар, салатлар да ясыйсызмы?

– Башта малай-кызлар барысын да табигый хәлдә ашыйлар. Шулай ук булачак хуҗабикәләр компотлар һәм кайнатмалар ясарга да яраталар. Балалар йортында социализация блогы эшли, мөстәкыйль тормышка әзерәү бара. Дәресләр кысаларында без балаларга компот ябарга, ингредиентлар пропорциясен сакларга киңәш итәбез. Балалар туган көннәрендә, бездә үткәрелүче гаилә бәйрәмнәрендә тәмле компотлар белән сыйланалар.

– Сез берәр нинди камыр ризыклары ясыйсызмы?

- Балалар татлы пирог лар пешерергә яраталар, әмма чүпрәле камыр белән мәшәкатьләнәселәре килми. Шуңа күрә күп очракта кухняда яңа пешкән шарлотканың хуш исе аңкып тора.

– Балалар бакчасы территориясендә үз бакчагыз бармы?

– Безнең «Березка» лагеренда үз бакчабыз бар.Анда бездә тәрбияләнүчеләр ял итә. Анда кишер, суган , кыяр үсә. Өлгергәннәрен кухняга бирәбез.

Балалар йортында тәрбия ләнүче Алеся тәмле ризык лар пешерергә бик ярата. Ул яхшы хуҗабикә һәм үзенең дусларын хуш исле кайнатмалар белән генә түгел, тәмле беленнәр белән дә сөендерә.

– Мин компотлар ясарга һәм беленнәр пешерергә яратам. Быел без үз бакчабызда бик тырышып эшләдек һәм мул уңыш алдык. Яшелчәләрдән салатлар ясыйбыз. Безгә китергән күчтәнәчләре өчен барысына да рәхмәт. Җиләк-җимешләрдән ясалган компот, татлы кайнатмалар бик файдалы була. Алардан тизрәк авыз итәсе килә, – дип сөйли Алеся.

Белешмә

Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәтү өчен чистайлылар үз участокларында үскән бар нәрсәне дә китерә алалар.Печенье һәм башка ризыклардан да баш тартмыйбыз, әмма аларны сыйфатын раслаучы маркировкасы белән генә кабул итәбез. Күчтәнәчләрне Нариман урамы 58нче йорт адресы буенча кабул итәбез. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен 5-35-78 телефоны буенча шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев