Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар йортыннан качуга юл куймаска

Шәһәр прокуроры каршындагы эшче төркемнең балигъ булмаганнар җинаятьчелеген булдырмау мәсьәләләре буенча чираттагы утырышы 3 нче гимназиядә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча бүлек начальнигы А. Соколов, УУП һәм ПДН бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы С. Егуданова, шәһәр һәм райондагы белем бирү учреждениеләренең тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, башка профилактика...

2011 ел өчен һәм агымдагы елның 1 февраленә муниципаль районда балигъ булмаганнар җинаятьчелеге торышы турында С. Егуданова хәбәр итте. Узган елда район территориясендә яшүсмерләр тарафыннан 60 җинаять кылынган, 2010 елда - 87. Җинаятьтә катнашучыларның саны шулай ук 40 кешегә кимегән (72дән 39 яшүсмергә кадәр). Яшүсмерләр җинаятьчелегенә анализ 2007 елдан башлап бездә яшүсмерләр җинаятьчелегенең кимүе күзәтелүен раслый. 2007 елның 12 аенда яшүсмерләр тарафыннан 200 җинаять кылынган булса, 2008 елда - 112, 2009 елда - 92, 2010 елда 87, 2011 елда - 60.
Икенче мәсьәлә буенча мәгариф идарәсенең әйдәүче белгече Г. Бакирова чыгыш ясады, ул "3 нче гимназия" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә, "Кадет мәктәп-интернатта" укучылар белән кисәтү эшен тикшерү йомгаклары турында хәбәр итте, әлеге белем бирү учреждениеләрендә эшнең РФ законнарына туры китереп төзелүен, бозуларның ачыкланмавын билгеләп үтте. Дәресләрне калдыру сәбәпләре турында 3 нче гимназиянең 9А сыйныфы укучысы тыңланды, ул компьютер уеннарына бәйлелек булу сәбәпле, мәктәптәге дәресләрне даими калдырган. Эшче төркем карары белән ата-анасының һәм мәктәп җитәкчелегенең нык­лы контролендә аңа табиб-психотерапевтта кирәкле дәвалау курсы узарга тәкъдим ителде.
Чистай балалар йортыннан тәрбияләнүчеләрнең берничә тапкыр качуы сәбәпле, шәһәр прокуратурасы тарафыннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокук­ларын яклау комиссиясе, опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре белән берлектә тикшерү үткәрелгән, аның нәтиҗәләре турында шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе А. Сокова хәбәр итте. Соңгы вакытта "Чистай балалар йорты" дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә уңайлы булмаган хәл күзәтелә, шулай, балалар йортында тәрбияләнүче, 1996 елгы А. Степанов 15 тапкыр тәрбия учреждениесеннән рөхсәтсез киткән, узган ел-8 тапкыр. Барлыгы 2011 ел дәвамында Чистай балалар йортында тәрбияләнүче балигъ булмаганнар 15 тапкыр аннан рөхсәтсез чыгып киткәннәр.
Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тулы яки өлешчә физик, психик, социаль җитлекмәгәнлектән, балалар йортыннан рөхсәтсез чыгып киткәндә үзләрен потенциаль куркыныч хәлгә дучар итәләр. Моннан тыш, тәрбия учреждениесеннән читтә булган вакытта, опекун тарафыннан тиешле рәвештә балалар хокукларын яклау, аларга тиешле дәвалау һәм белем бирүне тәэмин итү буенча вазифалар үтәлә алмый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балалар йорты директоры исеменә "Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтүнең төп системалары турында"гы Федераль законда каралган бозуларны бетерү турында тәкъдим кертелде, ул карау стадиясендә тора.
Киләчәктә дә балигъ булмаганнарның качуына юл куймау максатында эшче төркем карары белән дәүләт учреждениесенә керү режимын көчәйтергә, балалар белән үткәрелә торган тәрбия эшен активлаштырырга тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев