Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар һәрвакытта да могҗиза көтәләр

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 22 нче балалар бакчасында "Могҗизалар иле" оештырылды.

Балаларның аңа эләгәселәре, яраткан персонажлары белән очрашасылары, теләкләрен тормышка ашырасылары килде. Алар бу көнне зур түземсезлек белән көттеләр, аны үзләре үк якынайттылар. Иҗади сәләтләрен күрсәтмичә генә, мөгаен, кызыклы әкият иленә эләгә дә алмаслар иде. Билгеле инде, көн саен нәниләр белән эшләүче өлкәннәр ярдәменнән башка. Биредә сөйләме бозылган һәм терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән балалар тәрбияләнә.
- Без кызларыбыз һәм малайларыбыз өчен бәйрәм үткәрергә теләдек, - дип сөйли мөдир Ирина Фугина. - Алар әлеге атмосфераны тойсыннар, тамашачылар гына булып калмыйча үзләре үк әлеге күренешләрдә катнашсыннар өчен тырыштык.
Алар, чыннан да, тырыштылар, шуның өстенә тамашачылар залында аларның әтиләре һәм әниләре утырды. Әлеге сабыйларны инвалидлар дип атарга тел әйләнми, алар шундый ук тиктормаслар, күп белергә телиләр, барысына да өлгерергә тырышалар.
22 нче балалар бакчасы базасында шундый төрдәге төркем оештыруга табиб-психоневролог Светлана Лепилова зур өлеш керткән, ул күп еллар дәвамында әлеге коллективта эшләгән. 1994 елда биредә гомумүстерү тибындагы өч төркем оештырылган, әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең гомуми саны 112гә тигез. Шулардан 36сы, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган физик мөмкинлекләре чикләнгән кызлар һәм малайлар, балалар бакчасына бушлай йөриләр. Алар белән зур тернәкләндерү эше алып баралар, балалар яшьтәшләре җәмгыятенә тизрәк җайлашсыннар өчен бөтен көчләрен куялар. Болар үзләренә тәрбияләнүчеләрне яратучы тәҗрибәле тәрбиячеләр, дефектологлар, логопедлар, дәвалау физкультурасы буенча инструктор, массажист-шәфкать туташы.
Күп еллар дәвамында социаль яклау, мәгариф идарәләре, "Читар" фирмасы (Галина Трошина), "Татфондбанк" филиалы (Ольга Першина), инвалидлар җәмгыяте (Валентина Хөснетдинова), елгачылар поселогындагы "Пестречинка" кибете, шәхси эшмәкәрләр Татьяна Савельева, Алла Мазилина, Татьяна Муравьева, Тәскирә Зарипова, Саидә Насретдинова ягыннан хәйрия ярдәме күрсәтелә. Аларга бик зур рәхмәт.
Инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова бүләкләр тапшырып барыннан да элек ата-аналарга балалары үз эчләренә бикләнмәсеннәр, башка яшьтәшләре белән активрак аралашсыннар, уеннарга кушылсыннар дип мөрәҗәгать итте. Ә моның өчен үзеңә даими ышаныч булдырырга кирәк.
Бу көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ягымлы фея белән баллда, клоун белән циркта булдылар, күңелле урманчы белән очраштылар. Сабый дусты Карлсонны да көтеп алды. Әкият геройлары нәниләр белән саубуллаштылар, тик озакка түгел, чөнки тиздән Яңа ел тамашалары була. Балалар балалар инде, алар һәрвакыт могҗиза көтәләр.
Рәсемдә: Ягымлы фея янында баллда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев