Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар роботлар ясаячак һәм мультфильмнар төшерәчәк

Элеккеге мәдрәсә бинасында урнашкан ял итү-үстерү үзәге «Камалия» моннан бер елга якын элек үзенең ишекләрен ачты.

Чистай мөхтәсибәте каршында ачылса да, эшчәнлеген дөньяви эшләргә юнәлдерү турында карар кабул ителде.

Төзекләндерү эшләре барышында үзәк белгечләре эшне планлаштырган юнәлешләр билгеләнде. Биредә төрле конфессия һәм төрле милләт кешеләре шөгыльләнә алачак. Һәрбер теләүче үз мән фәгатьләре буенча эш табачак, яңа белем алачак, үз талантын, төрле студияләрдә кү некмәләрен үстерәчәк. Үзәк тә театр сәнгате, ораторлык осталыгы, балалар иҗаты, дизайн, робототехника, IT-технологияләрне, чит телләрне өйрәнү буенча дәресләр үткәреләчәк. Гомумән алганда, «Камалия» ял итү-үстерү үзәгенең эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, балаларны һәм яшүсмерләрне интеллектуаль һәм иҗади яктан үстерүгә юнәлдерелгән. Биредә балалар үзәк белгечләре белән генә түгел, әти-әниләре белән дә шөгыльләнә алачак.

Грант ярдәме алу белән әлеге юнәлештә проектларны тормышка ашыру тагын да җиңел һәм нәтиҗәле булачак. Үзәк белгечләре проект язганда нәкъ менә шуңа өметләнделәр. Һәм алар хак лы да, аларның эшләре коммерцияви булмаган оешмалар арасында лаеклы рәвештә сайлап алу туры үттеләр һәм яклау таптылар.

Шулай итеп, «Камалия» тиз арада ике грантын тормышка ашыра башлаячак. Болар – «Авыл мәктәпләрендә робототехника» һәм «Кинематография студиясе һәм «KIDSкадр» мультстудиясе».

Беренче проект «Татнефть» хәйрия фондыннан 182,5 мең сумга ярдәм алды.

– Безнең үзәкнең төп максаты – шәһәребезнең балалары һәм яшүсмерләре өчен кызык лы инфраструктура булдыру. Без аларның үз потенциалларын үстерүләрен телибез. Авыл җирлегендә андый инфраструктура булмавын аңлаган хәлдә без авыл яшьләрен дә кызыксындырырга уйлыйбыз. Шулай итеп авыл мәктәбендә укучы балалар өчен робототехника һәм программалаштыру буенча курс тудыру идеясе туды, – дип сөйли «Камалия» ял итү-үзәге җитәкчесе Радик Вафин. Билгеле, барлык авылларны да колачлап булмый, мәктәпләре булган өч авылда исә балаларның һәм яшүсмерләрнең ялына уңай яктан тәэсир итә алачакбыз. Әлеге проект Гаделша, Каргалы, Луч мәктәпләрендә тормышка ашырылачак.

Проектны тормышка ашыру кысаларында кураторлар күчмә чаралар, дәресләр, мас тер-класслар ярдәмендә балаларда әлеге мавыктыргыч юнәлешкә мәхәббәт һәм кызыксыну уятырга планлаштыралар. Болар барысы да киләчәктә балада берәр нинди яңалык белергә омтылыш, мавыгу барлыкка килсен өчен эшләнә.

– Авыл балалары кече ватанныннан аерылып, зур шәһәрләргә килгәндә берара югалып калалар. Ярдәм кулы сузмаганда, ныклы җилкәңне куймаганда кайберләре начар гадәтләр дә ияртергә мөмкин. Әлеге проект безгә үсеп килүче яшь буын белән элемтәдә булырга, аларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда ярдәм итәргә һәм күңеленә хуш килгән мавыгуны табарга, киләчәктә кыйммәтле кадр булырга ярдәм итәчәк. Чөнки без производствога, сәнәгатькә, IT-тармакка кызыксыну орлыклары салачакбыз, – дип фикерләре белән бүлешә проект җитәкчесе.

– Проектны тормышка ашыру өчен бездә барысы да әзер, хәзер исә түземсезлек белән мәктәп яны лагерьларының эшли башлауларын, балаларның мәктәпкә баруларын көтәбез. Эпидемиологик вәзгыять аркасында дәресләрне онлайн-режимда алып барырга кирәк булачак, әмма безнең беренче очрашуны ничек тә күзгә-күз очрашып үткәрәсе иде.

«Кинематография студиясе һәм «KIDSкадр» мультстудиясе» үзәгенең икенче проекты муниципаль грант җиңүчесе булды һәм 200 мең күләмендә ярдәм алды.

– Безнең студиянең эше балаларның талантларын һәм мавыгуларын ачуга юнәл дерелгән. Биредә булучы балалар белән без төрле видео роликлар,кыска мультфильм нар әзерләдек. Уртак эш вакытында без кемгәдер сценарийлар язу ошавын, кемнеңдер рәсем ясарга һәм пластилиннан, балчыктан әйберләр ясарга һәвәслеген күрдек. Кайбер балалар актерлык осталыгына һәм видеомонтажга сәләтләрен күрсәттеләр, видеороликка музыкалар куйдылар. Балаларда хыял, фантазия барлыкка килде, алар бик дәртләнеп эшкә тотындылар, мультик һәм роликлар тудыру процессында зур кызыксыну белән катнаштылар, – дип билгеләп үтте проект җитәкчесе Ләйсән Баһаветдинова.

Проект кураторы сөйләп үткәнчә, грант кысаларында бүлеп бирелгән акчалар жиһазлар һәм инвентарьлар сатып алуга китәчәк.

– Сыйфатлы видеороликлар, мультфильмнар булдыру өчен безгә видеокамера, ноутбук, ут жиһазлары, махсус өстәл, мультфильмнар төзү өчен материаллар кирәк. Акчалар шулай ук төрле мастер-класслар һәм дәресләр үткәрү өчен тотылачак, – ди Ләйсән Рушан кызы.

– Без балаларны тар юнәлеш буенча гына ачмыйбыз һәм үстермибез, ә аларның теләкләрен дә искә алырга тырышабыз. Бу идеяләрне файдалы, кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен формалаштырабыз, аннары бу контентны балаларга җиткерәбез. Остазлар җитәкчелегендә алар видео төшерәләр, бергәләшеп компьютерда монтажлыйлар һәм үзләренең әзер продукцияләрен алалар , – дип ачыклый Радик Вафин. – Әлеге студия мәйданчыгында нигә әле туган шәһәребезне кайгыртуга юнәлдерелгән социаль җаваплылыкны булдырмаска дип уйлаштык. Безгә ошаган нәрсәләрне без Интернетка куячакбыз һәм шуның белән бар дөньяга таралган пәрәвез челтәрен балалар өчен позитив контент белән тулыландырачакбыз. Без башлангычыбызны яклаганнары өчен шәһәр хакимиятенә дә рәхмәтлебез. Әлеге проект озакка сузылсын, балаларның казанышлары барлык район файдасына булсын дип тырышабыз. Без балалар белән бергәләп кайчан бу проектны тормышка ашырып булыр дип көтәбез. Озакламый эпидемиологик хәл яхшырыр һәм без үзәктә очрашуларыбызны дәваи итәрбез дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X