Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар поликлиникасында тоз бүлмәсе ачылды

Чистай балалар дәваханәсендә тоз бүлмәсе ачылды. Кечкенә пациентлар анда бушлай дәвалана алачаклар.

Балалар поликлиникасы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, тоз бүлмәсен булдыру турында алар яңа бинага күчкәннән бирле уйланганнар. Ниһаять, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән бу идея тормышка ашкан.

– Тоз бүлмәсе балалар комплекслы, профилактик дәвалана алсын өчен кирәк. «Татнефть» хәйрия фонды грантлар алуга конкурс игълан иткәч, без бөтен коллективыбыз белән анда катнашырга, проект язарга булдык. Һәркем проектны әзерләүдә катнашты, үз өлешен кертте һәм безнең барысы да килеп чыкты – без грант оттык, – ди балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова.

Проектны язу өстендә ярты ел эшләгәннәр, ә бүлмәнең үзен монтажлау нибары бер ай гына вакыт алган.

– Без 2019-2020 елларда балаларның авыруларын анализладык. Нәтиҗәләр балаларның кискен респиратор вирус инфекцияләре белән еш авырауларын күрсәтте. Әлеге авыру бронхитка, пневмониягә күчә. Медикаментоз дәваланудан тыш, тоз шахтасын ачу да кирәк иде. Шуңа күрә без тоз бүлмәсен урнаштыруга грант проекты язарга булдык. Аны балалар поликлиникасы базасында ачу сәламәтләнгән балалар санын 75 процентка арттырырга һәм балаларда хроник авырулар куркынычын 25 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк. Сулыш органнары авыруларының саны – 35-40 процентка, нерв системасының – 15-20 процентка кимергә тиеш, – дип сөйли проект авторы Наталья Князева. – Бүген безнең хыялыбыз тормышка ашты. Без «Татнефть» хәйрия фондына проектны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук проектны язуда ярдәм иткән Гүзәл Шакирова җитәкчелегендәге җирле хәйрия фондына рәхмәтебез чиксез. Ул шулай ук бүлмәне җиһазландырырга ярдәм итте.

– Ольга Ивановнага һәм балалар поликлиникасының бөтен персоналына әлеге чарада катнашырга һәм шушы файдалы эшкә үз өлешемне кертергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шәһәребезнең барлык балаларының тоз бүлмәсенә бушлай йөри алуларына бик шатмын, – дип билгеләп үтте Гүзәл Шакирова.

Тоз бүлмәсенең ачылуын поликлиника белгечләре генә түгел, кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре дә түземсезлек белән көтте.

– Без бу вакыйганы күптән көттек. Ни кызганыч, минем улым еш авырый һәм кайвакыт тоз бүлмәсендә дәвалану ихтыяҗы туа. Бүлмәнең поликлиника бинасында урнашуы бик уңайлы. Табибка күренергә килгәч, шунда ук дәваланырга яки профилактик сеанс узарга мөмкин булачак, өстәвенә, бушлай, – дип уртаклашты 3 яшьлек Алиханның әнисе Гөлназ Хөснетдинова.

– Бүлмәдә сеанс 15-20 минут дәвам итә. Башта тозлы һава бирелә, үзенә күрә пар ингаляциясе килеп чыга. Аннары тозлы ионнар таратучы махсус галогенератор кабызыла. Шул рәвешле, сулыш органнарына яхшы тәэсир итә торган диңгез һавасы барлыкка килә. Әмма шуны истә тотарга кирәк: тоз бүлмәсендә дәвалану да, профилактик сеанслар да табиб билгеләве буенча гына үткәрелергә тиеш, чөнки күрсәтмәләрдән тыш, бу процедураның тискәре йогынтысы да булырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Наталья Князева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X