Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар мәйданчыклары һәм лагерьлар аерым контрольгә алынды

Урамда, ишегалдында һәм өйдә үз-үзеңне тоту турындагы мәгълүматны балалар иртәрәк алган саен, бәхетсезлек очраклары да шулкадәр азрак килеп чыгар иде. Аларны ышанычлы яклауны тәэмин итү өчен олылардан нәтиҗәле тәрбия эше таләп ителә.

Бүгенге көндә балаларның иминлеге безне борчыган күпсанлы мәсьәләләр арасында беренче планга чыга.
1 июльдән 31 августка кадәр үтәчәк «Имин балачак» акциясенә старт булып эшлекле киңәшмә торды, анда Эчке эшләр бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия, сәламәтлек саклау, мәгариф идарәсе, яшьләр, спорт бүлекләре белгечләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре – әтиләр советы, «Гомумроссия яшьләр халык фронты» вәкилләре катнаштылар.
Әлеге патрульләрнең бурычы – балигъ бул­маганнарның сә­ла­мәтлегенә һәм тормышына янаучы факторларны: ачык люк­ларны, ташландык карьерларны, начар беркетелгән яки төзек булмаган корылмаларны, шул исәптән, спорт корылмаларын, ремонт яки төзелеш эшләре үткәрелә торган тотып алынмаган урыннарны ачыклау. Олылар контролендә булырга тиешле бу әле бары берничә пункт кына. Төркемнәр йорт ишегалларын, парк, бакчаларны, пляжларны, сулыкларны, спорт һәм балалар мәйданчыкларын карап йөреячәкләр, шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьларында барлык куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәкләр.
– Кечкенә балалар һәм яшүсмер­ләр даими контрольдә булырга тиешләр. Олыларның игътибарсызлыгы балалар катнашында коточкыч фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Соңгы вакытта тәрәзәдән егылып төшү очракларының ешаюын ишетү борчу тудыра, – дип ассызыклады ТРда бала хокуклары буенча Чистай районындагы вәкаләтле вәкил Софья Хәсәнова. – Дәүләт структуралары һәм җәмәгать берләшмәләре балалар иминлеген контрольдә тоту өчен берләшергә һәм эшне көчәйтергә тиешләр. Берләшкән очракта без күп кенә бәла-казаларны булдырмыйча калырга мөмкинбез.
Балигъ булмаган балалар яшәүче янгын куркынычсызлыгы түбән булган торак йортларны ачыклау – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтенең төп бурычларының берсе. 67нче янгын-коткару часте капитаны Сергей Ялюхов билгеләп үткәнчә, зур янгыннарга китерүче ут чыгу очрак­лары күп вакытта шырпы һәм ут кабызгычларның балаларның күз алдында торганлыктан килеп чыга.
– Зур стажым булган профессиональ янгын сүндерүче буларак һәрвакыт бертөрле хәлгә юлыгуымны әйтә алам. Ел саен без ут белән сак эш итмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннарны сүндерәбез. Әти-әниләр, бары олыларга гына шырпы белән эш итәргә тиешлекне үз балаларыгызга аңлатыгыз! – дип мөрәҗәгать итте Сергей Владимирович.
Акция кысаларында Чистай районы белем бирү оешмаларында бик күп кисәтү чаралары: «22-00! Сезнең балагыз өйдәме?» исемле рейдлар, үз вазифаларын тиешенчә башкармаган әти-әниләр белән кисәтү әңгәмәләре, халык күп йөри торган чараларда һәм ял итү урыннарында кизү тору һәм башкалар планлаштырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар акциядә актив катнашырга кирәклеген билгеләп үттеләр. Софья Мөнәвир кызы олыларны эшкә актив кушылырга, инициатива күрсәтергә, проблемалы мәсьәләләрне оператив хәл итәргә, акция кысаларында чараларның үз вариантларын тәкъдим итәргә чакырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев