Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Балалар мәктәпләр ачылуын түземсезләнеп көтәләр

    Яшь спортчылар һәм рәссамнар, яшь талантлар һәм студентлар тиз-дән яңа, ремонтланган биналар бусагасын атлап керәчәк. Шәһәрдә яңа балалар сәнгать мәктәбе төзелә, «Гимнаст» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе үзгәртеп төзекләндерелә, авыл хуҗалыгы техникумы тулай торагы капиталь ремонтлана

    Җәйгә балалар сәнгать мәктәбе күчәчәк

    Төзелеш мәйданчыгында эш кайный, димәк, эшчеләр үз бурычларын план нигезендә башкаралар. «ГрейтСтрой» төзелеш фирмасы проектны агымдагы елның язында тормышка ашыра башлаган иде.

    Иҗат хөкем сөрәчәк өч катлы бинаны киләсе елның җәендә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Кирпеч диварлар торгызылган, бөтен җирдә дә диярлек бүлгеләр урнаштырылган. Бинаның беренче катында тәрәзәләр монтажланган, төзүчеләр катлар арасындагы баскычларны төзиләр. Моннан тыш, бер каттан икенчесенә лифтлар ярдәмендә хәрәкәт итәргә мөмкин булачак. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов хәбәр иткәнчә, алар сатып алынган инде. Бер үк вакытта сигнализация мәсьәләсе хәл ителә, кабель салу бара.

    – Төзелеш объектында хәзерге вакытта 45 кеше эшли. Су, канализация, электр үткәрелде. Электр һәм газ монтажлауны ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла, – дип хәбәр итә Павел Борисович.

    Мәйданы якынча 3 мең квадрат метр булган бинада, музыка сыйныфларыннан, хореография, актлар залларыннан кала, металл һәм агач эшкәртү остаханәләре, бассейн белән суднолар модельләштерү остаханәләре, хәрби-патриотик тәрбия сыйныфы урнашачак.

    Участокның гомуми мәйданы 68000 квадрат метр­дан артык тәшкил итә. Әлеге территория чәчәклекләр, газон, агачлар һәм кече архитектура формалары белән бизәләчәк. Барлык эш төрләренә акча рес­публика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

    Энгельс урамындагы сәнгать мәктәбен 2021 елның 30 июленә тапшыру планлаштырыла. Төзелеш эшләренең башкарылуын, аларның сыйфатын, материалларның ГОСТ нигезендә дөрес кулланылуын Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе контрольдә тота. Күчмә тикшерү агымдагы елның сентябрь аенда үткәрелгән. Эшләр кагыйдә бозмыйча башкарыла.

    Музыка мәктәбенә йөрүче укучының әнисе белән аралашканнан соң, шунысы аңлашылды, яңа бинага күчүне укытучылар гына түгел, ә балалар да көтә.

    – Безгә биредә шөгыльләнү бик ошый, әмма бина бик иске. Кечкенә бүлмәләр, җиһазландырылмаган уку аудиторияләре, мөгаен, әзерлек дәрәҗәсендә дә чагылыш табадыр. Кызым чыгыш ясарга ярата, ә яңа, зур бинада чаралар үткәрү мөмкинлеге күбрәк булачак. Бу шулай ук башка районнардан килгән музыкантлар белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирер дип өметләнәм, чөнки хәзер үзебезгә дә урын җитми, кунак­лар кабул итү турында сүз дә юк, – ди Ирина.

    Спорт казанышлары артыннан – яңа бинага

    «Гимнаст» спорт мәктәбендә ремонт эшләре агымдагы елның язында башланды. Бүгенге көндә аларның бер өлеше төгәлләнгән инде, бу ата-аналарны, укытучыларны һәм биредә шөгыльләнүчеләрне аеруча сөендерә.

    – Спорт залы түбәсен, су белән тәэмин итү, кана­лизациянең тышкы челтәрләре җайланмаларын монтажлау тулысынча төгәл­ләнде, кирпеч бүлгеләр торгызылды. Сүтү эшләре, янкормада түбәне монтажлау – финиш сызыгына якынлаша. Хәзер эшчеләр бинаның эчке ягында бизәкләү эшләрен башкаралар, – дип аңлата Павел Емельянов.

    Эшләрнең якынча бәясе 59 миллион сумга якын. Ике берәмлек техника җәлеп ителгән.

    Яңартылган бинада аерым хореография залы һәм яхшы җиһазландырылган медицина кабинеты булачак. Моннан тыш, спорт мәктәбендә шахмат бүлеге укучылары да шөгыльләнә алачак, – дип аңлатма бирде башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары.

    Хәзер яшь шахматчылар «Фортуна» яшүсмерләр клубында, 6нчы номерлы «Мебель фабрика»сы ТҖСында һәм 3нче гимназиядә шөгыльләнәләр. Гимнастика һәм акробатика бүлекләреннән балалар «Ватан» яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү һәм патриотик тәрбияләү үзәгенең спорт залында һәм башка мәйданчыкларда шөгыльләнәләр.

    Спорт мәктәбендә барлыгы 409 бала шөгыльләнә, алар белән 10 тренер эшли. Алар барысы да спорт белән үз биналарында шөгыльләнә башлауларын түземсезлек белән көтәләр.

    – Хәзер акробатика буенча тренировкалар Балалар һәм яшьләр иҗаты йортында уза. Безнең өчен күнегелгән шартлар тудырылуга, уңайлы районда аерым зал әзерләүләренә без бик шат. Әлбәттә, тулысынча җиһазландырылган залда шөгыльләнергә кирәк, шуңа күрә спорт мәктәбе ачылуын көтәбез, – ди әти-әниләрнең берсе

    Спорт акробатикасы буенча тренер Светлана Силакова яңа бинага балалар яңа көч белән керер дип ышана.

    – Безнең бурычыбыз – балаларга спорт формасын тәртиптә тотарга ярдәм итү. Алда безне ярышлар көтә, аларда лаеклы чыгыш ясарга тиешбез, – ди Светлана Анатольевна.

    Объектны тапшыру агымдагы елның ахырына планлаштырылган. Тренерлар яңа шартлар яшь спортчыларга иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә һәм яңа спорт йолдызлары булырга мөмкинлек бирер дип өметләнә.

    Студентлар өчен икенче өй яңа сулыш ала

    Бинаның тышкы кыяфәтенә күз төшергәч, аның 35 ел элек төзелгән авыл хуҗалыгы техникумының тулай торагы булуына ышанасы да килми. Капиталь ремонт биредә беренче тапкыр үткәрелә. Биш катлы бина ел ахырына барлык студентлар өчен дә ишекләрен ачачак. Хәзерге вакытта анда укучыларның аз өлеше генә яши. Тулай торак 360 урынга исәпләнгән.

    – Бина заманча төс алды. Тулай торак матур һәм уңайлы булды. Барысы тамырдан үзгәрде. Хәзер бездә заманча һәм иркен коридорлар, ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылды, яңа җиһазлар барлыкка килде. Укудан соң студентлар биредә яхшы шартларда ял итә алачак, – дип билгеләп үтә тулай торак мөдире Светлана Гришина.

    Хәзерге вакытта бинада түшәм һәм диварлар монтажланган, яңа линолеум урнаштырылган, сантехника алыштырылган, сак-янгын сиг-нализациясе һәм видеокүзәтү урнаштырылган, тулай торакка керә торган ишекләр яңартылган, фасадны бизәкләү эшләре төгәлләнеп килә.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: