Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар мәктәпкә яңа букчалар белән киттеләр

Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” – игелек акциясе шулай дип атала, аның ярдәмендә меңләгән бала ел саен мәктәптә уку өчен кирәк-яраклар алалар. Аңа 1нче номерлы территориаль-җәмәгать үзидарәсе дә актив кушылды.

Белем көне алдыннан 1нче номерлы территориаль-җәмәгать үзидарә рәисе Валерий Ваганов һәм КАИ-КНИТУның Чистай филиалы директоры Анна Свирина иганәчеләрнең бүләкләрен 3нче гимназиянең беренче сыйныф укучыларына тапшырдылар.

– Минем өчен бу беренчегә генә түгел, әмма беренче сыйныфка баручыларга букчалар тапшыру һәрвакыт дулкынландыргыч мизгелгә әверелә. Бу бик күңелле вакыйга һәм мин бүләкләрнең балаларга уңыш һәм яхшы билгеләр китерәчәгенә ышанам, – дип билгеләп үтте Валерий Ваганов (рәсемдә).
Бу көнне тугыз беренче сыйныф укучысы уку кирәк-яраклары тутырылган букчаларның бәхетле ияләренә әверелде.
Җәйге каникуллар вакытында да ТҖС тарафыннан эш алып барылды. Аның җитәкчесе Валерий Ваганов Медиклар йорты микрорайонындагы мәйданчыкларда балалар бәйрәмнәре оештырды, педагоглар һәм тәрбиячеләр белән бергә 3нче гимназиядә, 20нче, 26нчы балалар бакчаларында спорт ярышлары үткәрде. Шундый программалар малайларга һәм кызларга җәйге чорда күтәренке кәеф бүләк итеп кенә калмыйча, аларның ялына ямь өстиләр.

– Барлык ата-аналарның да үз балаларын җәйге лагерьга җибәрергә яки әбиләре һәм бабалары күзәтүендә калдырырга мөмкинлеге юк, – дип билгеләп үтте Валерий Анатольевич, – ә шушы чаралар ярдәмендә малайлар һәм кызлар көннәрен күңелле үткәрделәр, яңа дуслар белән таныштылар, вакытны квалификацияле педагоглар һәм тәрбиячеләр күзәтүендә үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай