Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Балалар һәм яшьләр иҗат йорты икенче сулыш алды

    Ел башында Балалар һәм яшьләр иҗат йортында бинаны үзгәртеп төзекләндерү буенча эшләр башланды.

    Утыз еллап элек төзелгән бина бик тузган һәм косметик ремонт та тиешле нәтиҗә бирми.
    Узган ел муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов инициативасы буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бинаны капиталь ремонтлауны финанслауга ирешү мөмкин булды.
    Аны яңартуга республика бюджетыннан 40 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелде.
    Һәм менә эшләр төгәлләнде. Объектны ачуга РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов килделәр. Алар педагогларны һәм мәктәп укучыларын күңелле вакыйга белән котладылар.
    - Уку елы дәвамында биредә ике меңгә якын мәктәп укучысы шөгыльләнә, - дип хәбәр итте Дмитрий Иванов, - ә бина яңартылганнан соң, яшь шәһәрлеләр саны, һичшиксез, артачак.
    - Әлбәттә, Балалар һәм яшьләр иҗат йортының яңартылуын күптән көттек, - ди Ольга Павлова, - чөнки бу чын мәгънәсендә яшь чистайлыларның мәдәни тормышы һәм ял итү үзәге, биредә кызыксынулар буенча түгәрәкләр, клублар, спорт секцияләре эшли.
    Ольга Павлова шәһәр һәм районның мәдәни тормышында актив катнашкан чистайлыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Моннан тыш, ул муниципаль районның мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллинга «Татарлар тарихы» дигән җиде томлы китап тапшырды. Ольга Ивановна муниципаль районның иң яхшы мәктәп укучыларын РФ Дәүләт Думасына экскурсиягә чакырды. Шушы мәсьәләдә муниципаль район башлыгы белән килешү дә бар һәм быел Чистай укучылары башкалага бара алачаклар.
    «ГрейтСтрой» фирмасы директоры Балалар һәм яшьләр иҗат йорты директоры Светлана Грининага яңартылган бинадан символик ачкыч тапшырды. Кунаклар төзекләндерелгән бинаны карап чыктылар, түгәрәкләр һәм секцияләр эше белән таныштылар.
    Үзгәртеп төзекләндерелгән бассейн аеруча шәп ясалган. Берничә йөз квадрат метр түбә алыштырылган, җылыту системасы, сантехника тулысынча яңартылган, түшәм төзекләндерелгән, заманча һава суыру системасы куелган.
    Актлар залы өчен архитекторлар уңайлы сәхнә мәйданчыгы, кунаклар өчен урыннар белән яңа дизайнер проекты булдырдылар. Хореография залы өчен махсус өслек җәелгән. Диварлар пыяла обойлар белән бизәлгән.
    - Чыннан да, Балалар һәм яшьләр иҗат йорты икенче сулыш алды, - диде Ольга Павлова, - һәм бу безне бик сөендерә.
    «Үзәк» территориаль җәмәгать Советы откан грант акчасына Балалар һәм яшьләр иҗат йорты бинасы артында стадион төзекләндерелгән, спорт мәйданчыгы шактый киңәйтелгән.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: