Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Балалар хореография сәнгате нигезләренә төшенәләр

    Чистай җире дүртенче тапкыр «Биюле авыл» күләмле проектта катнашучыларны кабул итә.

    Ул конкурс һәм дәртле биюләр күрсәтү генә түгел, ә педагоглар һәм аларның укучылары өчен күнекмәләрне камилләштерү һәм һөнәри үсеш өчен үзенчәлекле мәйданчык.
    Илебезнең төрле почмакларыннан килгән 16 коллектив көн саен Россия һәм якындагы чит илләрдән танылган хореографлардан осталык дәресләре ала. Һәр укытучы ниндидер яңалык җиткерергә, кыс­ка вакыт эчендә яшь биючеләргә мөмкин кадәр күбрәк белем бирергә һәм туплаган тәҗрибәне уртаклашырга тырыша.
    – Әлеге хореография проектының үзенчәлеге белем бирүдә, – дип билгеләп үтте Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясенең өлкән укытучысы, берничә осталык дәресен алып баручы Андрей Разживин. – Безнең алдыбызда җиңел булмаган бурыч тора – кыска вакыт эчендә малайларга һәм кызларга мәгълүмат җиткерү. Биредә эшләп, зур канәгатьләнү алам. Балаларның тырышканын, кызыксынуларын күрәм. Һәрберсенең алга чыгарга мөмкинлеге бар, иң мөһиме теләк кенә булсын.
    Дәресләр җанлы үтә. Осталык дәресләре катнашучыларга җиңүгә ышаныч бирә, коллективларның сәхнәдә уңышлы чыгыш ясаулары моны раслыйлар.
    – Барлык осталык дәресләренә без бик теләп йөрибез. Шуларның берсеннән соң, без үз чыгышыбызны шундый оста итеп башкардык, жюри әгъзаларыннан өч «унлык» алдык, – дип билгеләп үтте «Энҗекәй» бию коллективында (Красноярск шәһәре) катнашучы Наталья Кривова. – Проектта катнашканыбыз бар инде. Бирегә ошаганга күрә киләбез, үсәргә, осталык дәресләренә йөрергә, яңа кешеләр белән танышырга мөмкинлек бар. Җәйге ял өчен бу менә дигән урын. Әлбәттә, көндәшлек җитди, әмма без курыкмыйбыз. Без сәхнәгә чыгабыз һәм нәрсәгә оста булуыбызны күрсәтәбез.
    Ә проектта катнашучыларның тормышы, чыннан да, эчтәлекле. Конкурс чыгышлары һәм осталык дәресләре – күңел ачуларның берникадәр өлеше генә. «Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комп­лек­сында яшь биючеләргә бөтен шартлар тудырылган. Һәр кич саен биредә уеннар, конкурслар һәм биюләр белән кызыклы күңел ачу программасы оештырыла. Сабантуй бәйрәмен үткәрү дә күркәм гадәткә әверелгән. Казанга экскурсиягә барудан тыш, быел яшь биючеләрнең Чулман елгасы буйлап һава шарында һәм теплоходта йөрү мөмкинлеге барлыкка килде.
    – «Биюле авыл»ны каршы алырга шәһәр әзер иде, барлык дәрәҗәләрдә ярдәм сизелә һәм бу безнең өчен фестиваль географиясен һәм катнашучыларның санын киңәйтү билгесе булып тора, – дип билгеләп үтте проект координаторы Сергей Пичуричкин. – Ел саен проектка яңа коллективлар килә һәм бу тарихи Чистай белән очрашудан соң истә калырлык тәэсирләр бүләк итү мөмкинлеге. «Биюле аллея» булдыру «Чистай – Россиянең биюле утравы» дип исемләнгән зур программаның бер өлеше булып тора. Бу беркайда да юк, бары биредә генә. Әлеге прог­рамма якындагы елларга шәһәрне үстерү стратегиясе булып тора. Аллея киңәер һәм киләчәктә аны башка урынга күчерергә һәм эскәмияләр, бию коллективларының исемле куакларын утыртырга мөмкин булыр дип ышанабыз.
    Бу юлы аллея өч миләш агачы белән тулыланды, алар «Чистай» мәдәни үзәгенең яшел зонасында утыртылды. Үзеннән соң эз калдыру бәхетенә Мәскәүдән килгән педагог-хореограф Алексей Поротиков, Владивостоктан «Рустика» фестиваль-конкурс, бәйрәм программаларын үстерү үзәге директоры Светлана Чепиног, шулай ук Самарадан Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясенең өлкән укытучысы Андрей Разживин ия булды.
    15 июльдә, бию проектының соңгы көнендә, аллея тагын берничә исемле агач белән тулыланачак. Агачлар утыртуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук хореография проектының берничә педагогы катнашачак дип көтелә.

     

    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: