Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар катнашы белән юл-транспорт вакыйгалары саны арта

Быел яшь җәяүлеләр һәм пассажирлар белән аварияләр саны сизелерлек артты. Аларны юл фаҗигаләреннән ничек сак ларга?

– Һәрбер юл-транспорт вакыйгасын гадәттән тыш хәл итеп карарга кирәк, – дип билгеләп үтә ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Рәфис Гарифуллин. – Былтыр Чистай юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашы белән 10 юл-транспорт вакыйгасы булды, аларда 11 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Быел ел башыннан балигъ булмаганнар катнашы белән 14 шундый вакыйга булды. Шуларның берсендә бер баланың – яшь пассажирның гомере өзелде. Иң куркынычы – тәгәрмәчләр астында калган бала үлеме! Бу фаҗига 3 гыйнвар көнне Казан-Оренбург автоюлында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә булды. Сүз уңаеннан, нәкъ шул көнне Чистай-Түбән Кама автоюлында да балалар катнашы белән коточкыч авария булды.

Барлыгы юлларда 20 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәт ләре алды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аларның күбесе – яшь пассажирлар, өч зыян күрүче – җәяүлеләр.

Билгеле, белем бирү учреж дение ләрендә, шулай ук муниципаль район дәрәҗәсендә, ЮХИДИ, «Имин тәгәрмәч» дәүләт бюджет учреждениеләре белән берлектә төрле акцияләр, конкурслар, балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрелә, әмма иң беренче чиратта юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүдә ата-аналарның роле зур. Әгәр дә бала әти-әнисенең юл кагыйдәләрен бозуларын, тиешсез урында юлны аркылы чыгуларын, светофорга игътибар итмәүләрен күрсә, әти-әнисе булмаган вакытта шулай ук эшләмәс дип беркем дә ышанып әйтә алмый. «Аларга ярагач, миңа да ярый торгандыр», – дип фикер йөртәчәк ул.

Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә балаларны машинада йөртү алгы утыргычта 12, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр аларның буена һәм гәүдә авырлыгына туры килгән махсус тоту җайланмалары ярдәмендә башкарылырга тиеш, – дип искә төшерә Рәфис Габдулла улы. – 8 ай эчендә йөртү кагыйдәләрен 270 бозу очрагы теркәлгән. Без катгый рәвештә 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта да махсус тоту җайланмаларында утыртып йөрергә тәкъдим итәбез.

12 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар иминлек каешлары белән эләктерелгән булырга тиеш. Хөрмәтле өлкәннәр, шунысын бервакытта да истән чы гар мыйк, балалар – юл хәрә кә тендә иң сакланмаган катнашучылар. Аларның гомере һәм сәламәтлеге өчен иң беренче чиратта без җаваплы.

Исегездә тотыгыз!

• 7яшьтән кечерәк баланы бер үзен генә автомобильдә калдырырга ярамый.

• 7 яшькә кадәргә бала зурлардан башка машиналар йөрү юлында булырга тиеш түгел.

• Юлны аркылы чыкканда сөйләшеп игътибарны читкә юнәлтмәскә.

• Юлны аркылы чыкканда велосипедта йөрүче велосипедтан төшәргә һәм аны руленнән тотып барырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев