Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар эшләре бүләкләүгә лаек!

«Мин һәм Кызыл китап» республика конкурсында җиңү өчен 10 чистайлы көрәшәчәк.

Татарстан Республикасының биологик байлыклар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» дигән кул эшләре конкурсы оештырды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-11 сыйныф укучылары катнашты.

Конкурска илледән артык кул эшләре тәкъдим ителгән иде.

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе базасында иң яхшы эшләрне конкурс нигезендә сайлап алу булды. Һәр эшләнмә фантазия белән башкарылган. Балалар үзләренең остазлары җитәкчелегендә үз идеяләрен тормышка ашыруга иҗади якын килгәннәр, шул ук вакытта табигатьне саклау темасын тирәнтен өйрәнүләрен күрсәттеләр. Иҗади эшләрдән кала, катнашучылар Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында дөрес мәгълүмат бирделәр.

Малайлар һәм кызлар кул эшләрен ясау өчен кәгазь, агач, таш, гипс, пластик, тукыма, җеп һәм башка бик күп нәрсәләр кулланганнар.

Һәр катнашучы үз эшен күңелен биреп башкарган. Барлык эшләнмәләр бүләкләүгә лаек! Әмма республика этабы өчен 10 эшне сайлап алырга кирәк. Муниципаль дәрәҗәдә без бер генә катнашучыны да игътибарсыз калдырмыйбыз, һәрберсе Рәхмәт хаты алачак, – дип сөйләде «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Александр Чебурахтин.

Конкурс беренче тапкыр гына оештырылмый. Элек тә балаларда табигатькә һәм анда яшәүчеләргә карата җаваплы, сакчыл һәм рәхимле караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иҗади конкурслар үткәрелде.

Күптән түгел «Парклар маршы-2020» халыкара табигать саклау акциясе кысаларында традицион рәвештә «Тыюлык табигате дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсы узды. Быел конкурсның темасы «Туган як табигате» дип аталды. 61 катнашучы үз эшләрен тәкъдим итте.

Без гүзәл табигатьле матур урында яшибез. Әмма, ни кызганыч, кешеләрнең аңа карата рәхимсез булуын еш күрергә туры килә: ял иткәннән соң болыннарда, Чулман елгасы ярында чүп-чар өемнәре калдыралар. Халык әйләнә-тирә мохитне саклау турында уйламый да. Нәкъ менә шуңа күрә безгә кече яшьтән үк балаларда экологик культура тәрбияләргә кирәк. Ә конкурслар моңа ярдәм итәчәк. Үз куллары белән менә дигән эшләнмәләр ясаган балалар һәм мәктәп укучылары яшәгән урыннарын, туган як табигатен кадерләп торырлар дип уйлыйм. Киләчәк шундый балалар кулында булуына, алар катнашында безнең шәһәр чис­тарак һәм матуррак булыр дип ышанам, – дип билгеләп үтте конкурс комиссиясе составына кергән Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. 

Комиссия әгъзалары түбәндәге критерийлар буенча эшләрне бәяләделәр: эшләрнең әлеге тематикага туры килүе, экологик грамоталылык, идеянең үзенчәлеге һәм пөхтәлек. Жюрига иң яхшы эшләрне сайлап алганда җиңел булмады. Әмма коллектив карар нигезендә 10 эш сайлап алынды, алар «Мин һәм Кызыл китап» республика конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк.

Нәтиҗәләрне озак көтәсе калмады, җиңүчеләрнең исемнәре 16 ноябрьгә кадәр игълан ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев