Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Балалар думасы проектлары мәктәпләргә килә

    Республика балалар думасының күчмә съезды эше барышында эшчәнлекнең биш юнәлеше буенча проектлар эшләнгән, алар 2011-2012 уку елының икенче яртыеллыгында мәктәпләрдә тормышка ашырылачак.

    39 муниципаль район вәкиле сессия эшендә катнашты, безнең шәһәр исеменнән 9 нчы сыйныф укучылары Миләүшә Гыймадеева (3 нче гимназия) һәм Екатерина Ермакова (кадет мәктәбе) катнаштылар. Чистайлылар мәгълүматлар комитетында "Дума-times" проектын әзерләүдә шөгыльләнделәр. Барлыгы биш һөнәри комитет булды, аларның һәрберсе үз проектларын тәкъдим иттеләр: "Лаеклы итеп сөйлә", "Әйдә, бергәләп эшлик", "Хокукны белсәң-дөрес булыр"," Спорт сөючеләр һәм уйлап табучылар клубы".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    Ночной режим