Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Балалар дәүләт автоинспекциясендә кунакта булдылар

    14нче балалар бакчасына йөрүчеләр ЮХИДИ бүлегенә экскурсиягә килделәр.

    Сабыйлар өчен биредә барысы да гадәти булмаганча һәм кызык, аларның гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Малайлар һәм кызлар белән бик теләп аралашкан, үз эшләре турында сөйләгән ДАИ хезмәткәрләре белән танышу да балаларда зур куаныч тудырды. Иң элек малайлар һәм кызлар машиналарны техник тикшерү станция­сен­дә булдылар. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең кисәтү бүлеге начальнигы урынбасары Олег Кирсанов кызыксынучан кунакларга транспорт чараларының тормоз системасын тикшерү өчен стендның ничек эшләвен күрсәтте. Балалар да куркып тормадылар машинаны күзәтү чокырына төштеләр. Ә аларга моны эшләргә рөхсәт иткәч, бик канәгать калдылар. Анда төшкәч, барысын да белергә теләгән мәктәпкәчә яшьтәгеләр аның нигә кирәк булуы турында белделәр, хуҗаларның һәр сүзен игътибар белән тыңладылар.
    Шуннан соң балалар теркәү-имтихан бүлегенә юл алдылар. Машина йөртү таныклыгының ничек ясалуын күзәттеләр, машина өчен номер бирелә торган бүлмәгә дә кереп чыктылар. Теркәү-имтихан бүлеге инспекторы, өлкән лейтенант Рамил Нәҗметдинов Никита Курицынга «машина йөртү таныклыгы» тапшырды.
    ЮХИДИ бүлегенең административ законнарны үтәтү буенча өлкән инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Сергей Филиппов белән сөйләшү балаларның белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландырырга ярдәм итте. Малайларга һәм кызларга машина хуҗалары булган әти-әниләренең штрафлары булу-булмавын тикшерү мөмкинлеге дә бирелде: тын да алмыйча, алар нәтиҗә көттеләр. Малайлар һәм кызлар әти-әниләренең закон алдында чиста булуларына һәм машинаны кагыйдәләр бозмыйча йөртүләренә чын күңелдән сөенделәр һәм алар белән горурландылар!
    Экскурсия азагында мәктәпкәчә яшьтәге балалар әти-әниләре белән бергә асфальтта юл билгеләре, машиналар, светофорлар ясадылар. Барысы да юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бүләккә китап­лар алдылар.
    – Сезнең көн саен улыгызга, кызыгызга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерүегезне, алар белән бергә өйдән мәктәпкә, балалар бакчасына кадәр куркынычсыз маршрутлар буенча йөрүегезне сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте барлык әтиләргә һәм әниләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек начальнигы Светлана Сидорова. – Балаларны юлны һәм транспортны күзәтергә, юлда очрый торган төрле хәлләрне анализларга, аларның куркыныч элементларын күрергә, төрле хәлләрдән дөрес чыгу юлын табарга өйрәтегез.
    Җирле ЮХИДИ бүлегенә шундый экскурсияләр сирәк күренеш түгел.
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: