Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Балалар дини мәдәни нигезләр өйрәнәчәкләр

    РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән башлангыч белем бирү дәүләт стандартында федераль компоненты үзгәртелде.

    Мәктәп укучыларына дини мәдәният һәм этика нигезләре укытылачагы билгеләнгән. Әлеге фән кысаларында дүртенче сыйныфтан башлап укучыларның яки аларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) сайлавы буенча православие, ислам, буддизм, яһүд мәдәниятләре нигезләре өйрәтеләчәк. Сүз төп дөньяви дини мәдәниятләр һәм этика турында бара.
    Яңалык максатларының берсе - намус иреге һәм дин өйрәнүгә нигезләнгән әхлаклылык, Россия халыкларының дини традицияләрен тәрбияләү.
    Дини мәдәниятләр һәм этика нигезләре буенча башлангыч гомуми белем бирү стандарты расланган. Төп белем бирү программаларының эчтәлегенә, шулай ук башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның әзерлек дәрәҗәсе таләпләренә туры китерелгән.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    Ночной режим