Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Балалар өчен яңа мәйданчыклар ачылды

    «Универсаль спорт мәйданчыкларын төзү» республика программасы буенча Йолдыз  һәм Текә Яр поселокларында ачык һавада заманча спорт объектлары ачылды.

    – Без аны түземсезләнеп көттек, әлеге мәйданчыкта зур теләк белән уйнаячакбыз! – ди Йолдыз поселогының яшь кешесе Владимир Емельянов. Үзенең дуслары белән ул спорт объектын ачу тантанасына килде.  Әлеге вакыйганың тамашачылары балалар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар, шулай ук укытучылар һәм тәрбиячеләр дә булды. Яңа мәйданчыкка барысы да сөенде. 
    – Безнең поселокта шундый мәйданчык барлыкка килүгә без бик шат. Хәзер балалар ачык һавада шөгыльләнә алалар, бу бит шундый файдалы, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Мария Брагина.
     – Йолдыз һәрвакыт яхшы спортчылары белән дан тотты.  Мин әлеге мәйданчык барлыкка килү белән алар тагын да артачак дип уйлыйм.  Ул буш тормас дип ышанам! –  дип ачылу тантанасында   җирле халыкка мөрәҗәгать итте муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов.
     Спорт мәйданчыгын озак еллар буш торган җирдә, җирле Мәдәният сараеннан ерак булмаган урында  төзеделәр. Аның янәшәсендә балалар таганнары, таучыклар да бар.  Яңа спорт объекты – ул универсаль.  Аның заманча катламы төрле спорт төрләре белән шөгыльләнергә, футбол, баскетбол уйнарга мөмкинлек бирә.
    – Поселокта шундый мәйданчык барлыкка килү – безгә, аеруча, үсеп килүче буынга зур бүләк, – дип билгеләп үтә Булдырь авыл җирлеге башлыгы Николай Воляков. – Балалар бирегә төзелеш вакытында ук килделәр, аның тизрәк төгәлләнүен көттеләр. Хәзер биредә кешеләр күп булыр дип уйлыйбыз. Бу мәйданчыкны төзүдә ярдәм иткән барлык кешегә зур рәхмәт белдерәсе килә. 
     Тантаналы ачу көненә Мәдәният йорты хезмәткәрләре кечкенә генә концерт оештырдылар. Күңелле, кызыклы җырлар җырлаучы артистлар үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар. Бәйрәмнең кульминацион ноктасы  символик кызыл тасма кисү булды. Безнең әңгәмәдәшебез, футбол белән актив мавыгучы Владимир белән Рөстәм Хамматов моны бергәләп башкарды (сул яктагы рәсемдә). Рөстәм Гариф улы беренчеләрдән булып баскетбол кәрзиненә туп ташлады.  Бу  балалар катнашы белән булдырылган спорт-бию флеш- мобына старт булды, аңардан соң иптәшләрчә баскетбол матчы уйналды (уң яктагы рәсемдә).
     Текә Тау поселогында  шундый ук спорт мәйданчыгын ачканда оештырылган бәйрәм дә күңелле килеп чыкты. Анда төрле яшьтәге авыл кешеләре белән беррәттән килгән кунаклар да катнашты. Бәйрәм белән котларга «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов,  шулай ук «Медиклар йорты»микрорайоны территориаль-җәмәгать советы җи­тәк­чесе Валерий Ваганов килде.
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: