Балалар өчен Корбан бәйрәме күңелле узды
Скарятинский бакчасында балалар өчен күңелле Корбан бәйрәме узды. Ул Чистай мөхтәсибәте һәм мөселман яшьләре берлеге тарафыннан әзерләнгән иде.
Кояш та әлеге масштаблы чарага теләктәшлек күрсәтте сыман. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре белән җыелды. Аларга сәламләү сүзләре белән «Чистай шәһәре»муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Аксубай районы имам-мөхтәсибе, көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов мөрәҗәгать иттеләр. Алар исламның чиста, тынычлык дине булуы, күпмилләтле халыкның дуслыгы турында сөйләделәр. Чыннан да, бәйрәмдә татарлар, руслар, чувашлар һәм башка милләт вәкилләре җыелган иде.
Балалар өчен күп төрле уеннар оештырылды. Аларда актив катнашкан өчен малайлар һәм кызларга баллар белән талоннар бирелде. Шул балларны җыеп призга, бушлай аттракционга яки шунда ук мичтә пешерелгән коймакка алыштырырга мөмкин иде.
Сәхнәдән җырлар яңгырады. Балалар аниматорлар, мультфильм, әкият персонажлары белән бергә биеделәр. Шундый якты матур бәйрәмне әзерләүдә мөселман яшьләре берлеге әгъзаларының активлыгын күрүе шатландыра.
Барысы да күңелле булды. Чын балалар бәйрәме килеп чыкты. Чараны уздыруда зур иганә ярдәмен Хәлит Гарифуллин күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев