Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Хәйруллинның хәйрия фондыннан яңа уенчыклар алдылар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итүне үткәргәндә, сайлаучылар төрле сораулар һәм үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Һәм барысы өчен дә хәл итү юллары табыла. Күп кенә бурычларны үтәү өчен Хәйруллинның хәйрия фонды җәлеп ителә.

Кабул итүләрдән соң, Айрат Хәйруллин журналистларга болай диде: "Сайлаучылар белән аралашканда Дәүләт Думасы депутатының төп бурычы - законнар чыгару дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне хәл итү. Кешеләр депутат янына килгәндә күп очракта шәхси характердагы мәсьәләләрне хәл итүне сорыйлар. Кайвакыт Федераль Җыен депутаты буларак, мин бу мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш түгел, аны муниципалитет, район башлыгы яисә респуб­лика власте дәрәҗәсе булуын аңлатырга авыр була. Әмма ни генә булмасын, кеше депутатка мөрәҗәгать иткән бер сорау да игътибарсыз калмый. Кайвакыт дәүләт ролен үз хисабыңа башкарасың... Балалар бакчалары өчен уенчыклар сатып алуга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр - барысы да хәл ителде".
Менә бу юлы да 22 һәм 24 ноябрьләрдә, депутат кабул итүләре вакытында, Яңа Чишмәдән "Ландыш", Базарлы Матактан "Каенкай" һәм Тубтау авылы балалар бакчаларыннан мөдирләр килделәр. Алар Айрат Нәҗип улына уенчыклар сатып алуда ярдәм күрсәтүе үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу учреждениеләргә уенчыклар сатып алу һәм китерүне депутат Хәйруллинның хәйрия фонды хезмәткәрләренә йөкләде. Бу сайлаучыларга ярдәм итү белән бәйле фонд мәшәкатьләренең кечкенә бер өлеше генә. Якын арада аларга Казанның тернәкләнү үзәгендә ДЦП диагнозы булган балаларны дәвалауны оештыру белән шөгыльләнергә, иҗади коллективка костюмнар тегү өчен материаллар һәм спорт үзәге өчен төзелеш материаллары сатып алырга һәм башка ярдәм күрсәтергә туры киләчәк.
Декабрь аенда фонд хезмәткәрләренең мәшәкатьләре гадәттәгедән күбрәк. Ай Инвалидлар ункөнлегеннән башлана, ә анда инде Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек киң колач ала. Кыш бабай ролен башкарып, фонд хезмәткәрләре ел саен алар артына беркетелгән аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм балалар йортларына баралар һәм балаларга татлы бүләкләр тапшыралар.
Быел Яңа ел бәйрәмнәренә өч мәктәпкәчә балалар бакчасында тәрбияләнүче 412 бала Хәйруллинның хәйрия фондыннан яңа уенчыклар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай балалар