Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасы хезмәтләре, коммуналь хуҗалык һәм элемтә – читләр хисабына

Хатын-кыз барлык хезмәтләр өчен танышыннан алган банк картасы белән түләгән.

Соңгы вакытта банк счетларыннан акча урлау белән бәйле җинаятьләр ешрак кылына башлады. Моның өчен, зыян суммасының нинди булуына карамас тан, гаепләнүче өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм башка альтернатив җәза төрләре каралган.

Шулай, үз түләү кәгазьләре өчен чит кешенең банк картасы белән түләгән Чистайда яшәүче хатын-кызны җавапка тартканнар.

– Хатын-кыз, танышының өенә баргач, счетка акча кертү нияте белән аның кесә телефонын һәм банк картасын алган. Шуннан соң шикләнелүче кулында булган танышының банк картасы счетыннан яшерен рәвештә акча урларга ният иткән, – дип хәбәр итә Чистай шәһәр суды сәркатибе Резидә Латыйпова.

Үзенең җинаятьчел ниятен тормышка ашырып, хатын-кыз ноутбук һәм карта хуҗасының шәхси мәгълүматлары ярдә мендә Интернетта торак-коммуналь хуҗалык, элемтә, балалар бакчасының өстәмә хезмәтләре өчен түләгән. Кәрәзле телефон номерына килгән кодны керткәннән соң, банк картасы счетыннан 14613 сум 11 тиен акча юкка чыккан.

Шәһәр суды тарафыннан җинаять кылуда гаепләнелүче хатын-кызга карата җинаять эше тикшерелде.

– Суд гаепне йомшартучы шартлар сыйфатында хатын-кызның үз гаебен тануын, әлеге җинаятьне эшләүгә үкенүен, хөкем ителүченең ике кечкенә баласы булуын, җинаятьне ачуда һәм тикшерүдә актив катнашуын, гаепләнүченең китергән мөлкәти зыянны тулысынча каплавын, аның һәм якын туганнарының сәламәтлеген, гаепләнүченең йөкле булуын исәпкә алды. Суд тарафыннан гаепне катгыйлатучы шартлар ачыкланмады, – дип аңлата Резидә Латыйпова.

Суд карары нигезендә, хатын-кыз РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддә сенең 3нче өлеше «г» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип табыла һәм әлеге маддә нигезендә аңа 6 айга сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнә. Суд карары законлы көченә керде.

– Хөкем ителүчегә сынау вакыты чорында Дәүләт махсус органына хәбәр итмичә даими яшәү урынын алыштырырга ярамый һәм аена ике тапкыр теркәлү узарга кирәк, – дип сүзен тәмамлады Чистай шәһәр суды сәркатибе.

Банк карталары мәгълүмат ларын, бигрәк тә картаның кире ягында язылган, өч саннан торган CVV-кодны, шулай ук телефонга килгән кодларны бервакытта да беркемгә хәбәр итмәгез. Уяу булыгыз!

 

Материал шәһәр суды матбугат хезмәте белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев