Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Балалар бакчасы икенче сулыш алды

    «Дюймовочка» мәктәпкәчә учреждениедә 34 елга беренче тапкыр капиталь ремонт ясадылар.

    8нче номерлы катнаш төрдәге «Дюймовочка» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен ачты.

    5 айдан соң 8нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм анда тәрбияләнүчеләр яңадан бергә. Хәзер инде яңартылган бинада. Капиталь ремонт күптән түгел генә тәмамланды, ә диварлардагы рәсемнәр һәркемдә нык тәэсир калдыра. Мөдир билгеләп үткәнчә, әлеге фантазияне ремонт дәвамында эшчеләргә ярдәм итүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе хезмәткәрләре уйлап чыгарган.

    Мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова белән бергә әлеге балалар бакчасына муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов та килде. Алар тәмамланган ремонтның сыйфатына бәя бирделәр, балалар һәм персонал белән аралаштылар.

    – Чистай районында капиталь ремонт программасы актив тормышка ашырыла. Чыннан да, коллективта яхшы шартларда эшләве күңелле, ә ата-аналарга балаларын бирегә китерү тагын да күңеллерәк. Билгеле, көн тәртибендә эшләнеп бетәсе нәрсәләр күп әле. Юлларга асфальт түшисе бар, бу эшкә озакламый керешәчәкбез. Беренче класслы эшләре өчен төзүчеләргә, шулай ук тәүлек әйләнәсе биредә булган балалар бакчасы мөдиренә, ремонт вакытында ярдәм иткән персоналга зур рәхмәт, – диде Дмитрий Алексеевич.

    Ремонт эшләре барган берничә ай эчендә сабый лар яраткан бакчала рын, тәрбиячеләрен сагы нып та өлгергәннәр. Төр кем гә килүгә алар матур уен мәйданчык ларын, чиста, якты төркем нәрен, менә дигән итеп жиһазлан ган уен почмакларын күреп шатландылар.

    Өлкән төркемнән Әмир Гафиятуллин үзенең дусларын, яраткан уенчыкларын да бик сагынган.

    – Бирегә керүгә үк мин: «Биредә бигрәк матур!» дип уйладым. Безнең балалар бакчасы искиткеч. Бигрәк тә яңа стеналар ошый, алар бик матурлар, төрле төскә буялганнар, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Әмир.

    Әлеге үзгәрешләрне ата-аналар да лаеклы бәяләделәр. Марина Волостнова үзенең кызы Елизаветаны әлеге балалар бакчасына дүрт ел йөртә инде. Ул биш айлык тәнәфеснең кызы өчен җиңел булмавын әйтә.

    – Ремонт эшләре төгәл ләнгәч, без үзебезнең балалар бакчасына кайттык, моңа без бик шат. Ремонтның сыйфатыннан без бик канәгать, монда төзү бригадасының, шулай ук тәрбиячеләрнең дә хезмәте зур. Үзгәртеп кору бик сокландыра, балалар бакчасы тагын да заманчарак, уңайлырак, матуррак булган. Безнең балалар бик теләп үз төркемнәренә йөгерәләр, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Марина Михайловна.

    8нче номерлы балалар бакчасы 34 ел элек эксплуатациягә тапшырылган булган. Шул вакыт эчендә капиталь ремонт беренче тапкыр үткәрелгән.

    – Барысы да үзгәрде. Коммуникацияләр яңартылды, косметик ремонт ясалды, пластик тәрәзәләр куелды, азык-төлек блогында һәм кер юуу бүлмәсендә технологик жиһазлар алмаштырылды. Шулай ук стенаның аскы өлеше, аның янәшәсендәге урын яңартылды, өч керү верандасы ремонтланды. Түбәдә дә эшләр бара. Җиһаз өлешчә яңартылды. Санчелтәрләрдә махсус раковиналар, унитазлар балаларның яшен исәпкә алып куелды, стеналар плитә белән тышланды. Безнең балалар бакчасы икенче сулыш алды. Әлеге шартларда коллектив үз эшен бик рәхәтләнеп дәвам итә. Иң мөһиме – балалар бик сөенде, – дип сөйли балалар бакчасы мөдире Ирина Подъячева.

    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасы сәламәтләндерү юнәлешендә дә эш алып бара. Балалар сау насы эшли, аппарат белән дәвалыйлар. Балалар бакчасына барлыгы 147 бала йөри.

    Биредә территорияне төзекләндерү турында да онытмыйлар. Ишегалдында чәчәкләр фонтаны, әкияти төсмер биреп торучы үзенчәлекле фигуралар. Болар барысы да «Күңелле бакча» ландшафт дизайны проекты кысаларында эшләнгән. Эш өчен махсус төркем оештырылган, мөдир сүзләренә караганда, ул эш процессын контрольдә тота.

    Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе яңа уку елына, ә киләчәктә иҗади уңышларга һәм казанышларга әзер.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: