Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Бала тудыру йортыннан – автолюлькада!

    Халыкара бала хокукларын яклау көнендә Чистай бала тудыру йортында әһәмиятле вакыйга узды.

    Якыннарының, туганнарының һәм дусларының традицион котлауларыннан тыш, бәхетле әни һәм сабый ЮХИДИ бүлегеннән бүләк алды.

    ЮХИДИ идарәсенең Чистай бүлеге начальнигы Рафис Гарифуллин перинаталь үзәккә килеп яшь әни Марина Ефремованы котлады, ә автомобиль транспортында йөрү куркынычсыз булсын өчен, автолюлька тапшырды (рәсемдә) һәм аны ничек дөрес кулланырга кирәклеген күрсәтте.

    – Кызганычка каршы, республика юлларында балалар махсус тотып торучы җайланмаларсыз йөри торган автомобильләр бар әле, ә бу зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә без пассажир балаларның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән мондый акцияләр уздырабыз, уйланылмаган гамәлләрнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйлибез һәм билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә чакырабыз, бигрәк бу нәни пассажирларга кагылганда, – дип билгеләп үтте Рәфис Гарифуллин

    Чарада шулай ук Чистай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рәис Мостафин, яшь әнинең туганнары һәм якыннары, медицина оешмасы җитәкчелеге катнаштылар.

    Алар барысы да яшь әни Марина Ефремованы улы туу белән котладылар, аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

    – Мин Рәфис Габдулловичка бөтен республика буенча үткәрелә торган әлеге акциягә кушылганнары өчен рәхмәтлемен. ЮХИДИ хезмәткәрләре бала тудыру йортыннан чыккан вакытта мөмкин булган кадәр автолюлька бүләк итәргә тырышалар. Бу безнең районда да матур традициягә әверелер дип уйлыйм, – диде Рәис Мостафин

    Сүз уңаеннан, бүләк бик кирәкле һәм мөһим булып чыкты. Чөнки яңа туган сабый Григорий әнисе белән бергә өйләренә кайтып җиткәнче ерак юл үтәргә кирәк иде. Марина Чистай бала тудыру йортына Нурлат шәһәреннән килгән. Шундый бүләк булгач, яшь әти-әниләр сабыйларының иминлеге өчен тыныч була алалар.
    – Табиблар юнәлеше буенча мин Чистай бала тудыру йортына килдем. Аллага шөкер, барысы да уңышлы узды. Биредә персонал әйбәт, ярдәмчел. Бала белән ничек кире кайтабыз дип кенә борчылдым. ЮХИДИ хезмәткәрләреннән мондый бүләк минем өчен көтелмәгән хәл булды. Бу акцияне оештыручыларга зур рәхмәт. Хәзер без улыбызны автомобильдә курыкмыйча йөртә алабыз, – ди яшь әни Марина Ефремова.

    ЮХИДИ Чистай бүлекчәсе начальнигы сүзләренә караганда, быел безнең районда юл-транспорт һәлакәтләре саны ике тапкыр кимегән. 

    – Быел автомобильләрдә махсус тотып торучы җайланмаларсыз йөрүче балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең теркәлмәве сөендерә,  – дип ассызыклады Рәфис Габдулла улы. – Димәк, без үткәрә торган профилактик эш үз нәтиҗәләрен бирә, ата-аналар балаларын транспортта йөртүнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә җаваплырак карый башлады. 

    Өлкәннәр балалар өчен махсус автокреслолар куллану турында җитди уйланыр һәм яшь әти-әниләр дә сабыйларны бала тудыру йортыннан алып кайтканда җаваплы эш итәрләр дип ышанасы килә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: