Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала шуклыгы янгынга китерергә мөмкин

Янгын сүндерүчеләр әти-әниләргә киңәшләр бирәләр.

Чистай янгын сүндерүчеләре балалар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

Балалар шуклыгы белән килеп чыккан янгыннарга анализ күрсәткәнчә, алар күп очракта ут белән саксыз эш итүдән, тиешле контроль булмаудан, ата-аналарның балаларының ялын дөрес оештырмаудан килеп чыга.

Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге балалар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерә.

– Өч яшьтән җиде яшькәчә балалар уйнаганда гел өлкәннәр гамәлләрен кабатларга тырышалар. Бала бик кызыксынучан бит ул. Аның тизрәк күргәнен эшләп карыйсы килә, иң беренче чиратта аны тиз истә калучы, кызыклы нәрсәләр кызыксындыра. Ә уттан да кызыклырак нәрсә бар? Бала үзе өйдә калганда аның кызыксынучанлыгы тагын да арта. Баланың үзе урманда күргәнчә итеп, кәгазь яндырып, учак ягасы килмәс дип ышаныч белән әйтеп буламы? – дип билгеләп үтә Чис тай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән инс пекторы Руслан Сафиуллин.

Өйдән киткәндә баланы өлкәннәргә яисә зур балаларга тапшырып калдырырга кирәк. Бикле фатирларда балаларны калдыру аеруча куркыныч. Янгын килеп чыкканда алар мөстәкыйль рәвештә фатирдан чыга алмаячаклар. Уттан һәм төтеннән куркып балалар шкафларга, карават асларына кача. Янгын вакытында аларны эзләп табулары да бик авыр була.

Күзәтү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре балаларның ут белән шаярулары сәбәпле килеп чыккан янгыннар турында даими хәбәр итеп тора. Әмма барыбер янгын куркынычсызлыгының гади генә кагыйдәләре үтәлми, ата- аналар аяныч нәтиҗәләр турында уйланмый.

– Тагын бер кат исегезгә төшерәм, үзегезнең кечкенә балаларыгызны өйдә карау чысыз калдырмагыз, шырпыларны, зажигалкаларны яшереп куегыз. Балалар белән «Шырпы бала уенчыгы түгел» дигән темага әңгәмәләр үткәрегез, янгынның нинди куркыныч хәлләр китереп чыгаруы турында сөйләгез, шулай ук янгын килеп чыкканда эвакуацияләнү юллары турында да искә төшерергә онытмагыз. Һичшиксез, ашыгыч хезмәтләрнең «101» һәм «01» телефон номерларын һәрвакыт яттан белү кирәк.

Сезнең балалар иң нык үзләш терергә тиешле нәрсәләр – ут белән уйнарга һәм уйланмаган гамәлләр ясарга мөмкинлек бирмәүче янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәп бару! Бу һәр гаиләнең вазифасы һәм бурычы! – дип ассызыклый белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев