Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала хокукы буенча уполномоченный билгеләнде

Безнең муниципаль районда җәмәгать башлангычында бала хокукы буенча уполномоченный итеп Суфия Хәсәнова билгеләнде.

Суфия Мөнәвир кызы күп еллар дәвамында "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән җитәкчелек итте, "Җәберләүләрсез балачак" проекты авторларының берсе һәм координаторы булды, әлеге проект авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклаучы Бөтенроссия фонды грантын отты. Аның төп концепцияләре - өлкәннәр арасында да, балигъ булмаганнар арасында да көч куллану күренешләрен кисәтү, коррекцион эш, көч куллану корбаннарын тернәкләндерү, аларның мәнфәгатьләрен һәм хокук­ларын яклау. Бала хокуклары буенча уполномоченный шундый вәкаләтләргә ия. Балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен күпләп яки тупас бозу турында хәбәр кергәндә, яисә аерым җәмәгать билгеләнеше булган очраклар булганда, үз инициативасы белән хокук сак­лау органнарына һәм башка компетентлы органнарга хәбәр итү буенча тиешле чаралар күрә. Ул гражданнарны кабул итә, бала хокукын бозуга кагылышлы мөрәҗәгатьләрне карый. Үз компетентлыгы чикләрендә бер яктан, балалар, аларның законлы вәкилләре һәм икенче яктан, дәүләт власте, җирле үзидарә, вазифаи затлар арасындагы бәхәсләрне җайга салу чаралары күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев