Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчаны үз көчләре белән яшелләндерәләр

Матур, төзекләндерелгән парклар һәм бакчалар шәһәр халкын сөендерә.

Әмма мондый кирәкле җәмәгать киңлекләрен булдыру гына аз, аларда тәртип, чисталык саклау, территорияләрне карап тоту мөһим.

Мебель фабрикасы микрорайонында яшәүчеләр бу хакта яхшы беләләр, чөнки алар үзләре дә микрорайоннарында урнашкан Мәхәббәт һәм татулык бакчасын төзекләндерүдә актив катнашалар.

– Биредә бакча ясагач, без халык аны планлаштыруда, яшелләндерүдә актив катнашыр дип уйлаган идек, – дип сөйли 6нчы «Мебель фабрикасы»  ТҖС җитәкчесе Мария Есипова. – Шулай килеп чыкты да. Безнең микрорайонда бакча кешеләр күп йөри торган урынга әверелде. Җирле халык аны яшелләндерүдә бик теләп катнаша, үзенә ошаган чәчәкләрне утырта.

Активистларның тырышлыгы белән иртә яздан алып кара көзгә кадәр бакча, бирегә килүчеләрнең күзләрен иркәләп, чәчәккә һәм яшеллеккә күмелеп утыра. Аның өлкәннәр, яшүсмерләр һәм кечкенә балалары булган гаиләләр өчен яраткан ял итү урынына әверелүе гаҗәп түгел. Мәхәббәт һәм татулык бакчасында һәрвакыт кеше күп.

– Дөнья бер урында гына тормый, барысы да үзгәрә, яңа технологияләр барлыкка килә. Шулай ук ландшафт дизайны буенча кызыклы идеяләр эшләнә. Без дә яңалык кертергә уйладык: туя үсентеләре утырттык, – дип уртаклаша Мария Михайловна. – Микрорайонда яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттем, уртак эштә катнашырга чакырдым. Кешеләр бик теләп ризалаштылар.

Шулай итеп, 20 туя сатып алына. Үз микрорайонын төзекләндерүгә битараф булмаган ТҖС активистлары, бергә җыелып, үсентеләр утыртырга чыгалар. Бу игелекле эштә аларга җылылык челтәре хезмәткәрләре ярдәм итә.

Тиздән бакча бөтенләй башка төс ала, матурая. Микрорайонда яшәүчеләр барлык үсентеләр дә үсеп китәрләр һәм яз көне килүчеләрне куандырырлар дип өметләнәләр.

Әмма активистлар моның белән генә тукталып калырга җыенмыйлар, алга таба да Мәхәббәт һәм татулык бакчасын үзгәрешләр көтә.

Аларга төзекләндерү эшендә уңышлар телибез! Шундый матурлыкны тудыручылар, боларның барысын да җимерүчеләргә караганда, шәһәребездә күбрәк булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X