Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакча амнистиясе тәмамланырга бер елдан азрак вакыт калды

Росреестр хәбәр итә

Татарстанда яшәүчеләрнең бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир участокларында урнашкан бакча һәм торак йортларның бакча амнис тиясен рәсмиләштерү өчен бер елдан азрак вакыт калып бара.

Бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир участокларында төзелгән бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Нәкъ менә шушы вакытка кадәр татарстанлылар мондый күчемсез милеккә хокукны гадиләштерелгән тәртиптә, ягъни бакча амнис тиясе буенча терки ала.

Моның өчен калган вакыт дәвамында бакча йортын, шулай ук бакча участогында урнашкан торак йортны милеккә рәсмиләштерү өчен йортның техник планын әзерләүче кадастр инженерын чакырырга, 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә, шуннан соң күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисына кадастр исәбенә алу һәм торак яки бакча йортына хокукны теркәү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта гаризага кадастр инженеры әзерләгән документлар – декларация һәм дискны теркәргә кирәк. Җир участогына хокук билгели торган документ бары тик аңа теркәлгән хокук булмаган очракта гына бирелә.

Әгәр татарстанлылар ниндидер сәбәпләр аркасында бакча амнистиясеннән 2021 елның 1 мартына кадәр файдаланмасалар, җирле үзидарә органына, кирәкле документлар өстенә күчемсез милек объектын төзи башлау турында белдерү кәгазе, ә аннары төзелеш тәмамлануы турында белдерү кәгазе тапшырырга туры киләчәк. Дәүләт власте, җирле үзидарә органнары гражданиннан төзелеш тәмамлану турында һәм кирәкле башка хәбәр алганнан соң 7 эш көне эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милек объектына милек хокукын теркәү өчен документлар тапшырырга тиеш. Моңа кадәр алар торак йорт ны яки бакча йортын закон таләпләренә туры килү-килмәүгә тикшерәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларын гына түгел, ә гражданинга Җир Кодексы үз көченә кергәнче, 2001 елның 30 октябренә кадәр сроксыз файдалануга яки гомерлек мирас итеп бирелгән җир участогына милек хокукын рәсмиләштерергә дә мөмкин. Гражданинның кулында мондый участокка хокук билгели торган документ: таныклык, килешү, сроксыз файдалануга яки гомерлек мирас итеп бирелү турында нинди дә булса акт, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә һ.б. булырга тиеш.

Хокук билгеләүче документны милек хокукын теркәү турындагы гариза белән күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисына тапшырырга мөмкин, шулай ук 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев