Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бабаларыбыз безгә бәһасез мирас калдырдылар

Чистай районы башлыгы каршында оештырылган Советның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча чираттагы утырышы онлайн-режимда Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов рәислегендә үтте.

2020 елда үткәрелгән  һәм 2021 елга планлаштырылган «2019-2025 елга дәүләт милли сәясәтен тормышка   ашыру» муниципаль программасы буенча 2021 елга планлаштырылган чаралар турында мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Салеева сөйләде.

– Мәдәният учреждениеләре милли мәдәниятебезне, милли үзенчәлекләребезне  саклауга һәм үстерүгә,  район территориясендә тарихи урын алган  күпмилләтле җәмгыятебезне, аның рухи-әхлакый потенциалын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен сакларга этәргеч бирә, – дип билгеләп үтте Татьяна Ивановна.  – Бу елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иттек. Без актив рәвештә милли мәдәниятебез айлыкларында катнашып,  милли җәмәгать оешмалары, Татарстан Республикасы халыклар Ассамблеясе, иҗади берләшмәләр  белән эшләдек.

Узган ел мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, социаль яклау, ЗАГС бүлекләре белән берлектә район территория­сендә яшәүче рус, татар, керәшен, чуваш, таҗик-үзбәк һәм башка халыкларның мәдәният көннәре үткәрелде. Районда яшәүчеләр мәдәни традицияләр, фольклор үзен­чәлекләре, уникаль җырлар иҗаты, милли костюмнар  һәм халыкларның милли кухнясы белән таныша алдылар.

Алдагы елда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр үсүгә юл яручы фестивальләр, күргәзмәләр, конкурслар, иҗа­ди кичәләр, концертлар, мастер-класслар һәм башка чаралар үткәрү һәм оештыру планлаштырыла.

Чистай җирлекара китапханә директоры  Елена Кур­батова  гражданнар бердәмлеген, Чистай районында мөнәсәбәтләрне җайга салу  буенча зур эшләр башкара.

– Китапханәләр район территориясендә тарихи урын алган күпмилләтле җәмгыятьне, аның рухиәхлакый потенциалын, традицияләрен, горефгадәтләрен саклауга зур өлеш кертә. Программаны тормышка ашыру өчен китапханәләрдә 448 китабы булган фонд бар. Ул даими рәвештә рус, татар, чуваш, әзербайҗан, төрек, фарсы һәм башка телләрдәге китаплар белән баетылып тора, – дип билгеләп үтте директор Елена Михайловна.

– Туган телебезне өйрәнү, әдәбият белән кызыксынуны арттыру өчен һәр ел саен Туган тел декадасы үткәрелә. Без бирегә килүчеләрнең  игътибарын республикада телләр сәясәтенә багышланган әдәбияткә, китапларга, фәнни һәм популяр басмаларга юнәлтәбез.

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов оешманың эшчәнлеге турында сөй­ләде.

Безнең иҗтимагый оешма милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә. Мисалга 22июньдә православие-мөселман  велоярышлары булып узды. Катнашучылар Чистай-Булдырь-Чистай гади булмаган юл буенча 40 километрга якын юл үттеләр.  Июльдә Чистай епархиясе вәкилләре белән очрашу-тәҗрибә уртаклашу булды, – дип сөйли Фәрит Галимов. –Безнең бабаларыбыз безгә бәһасез мәдәни һәм тарихи мирас калдырганнар, шуңа күрә дә без иң зур игътибарны фәнни-эзләнү эшләренә юнәлтәбез.  Әлеге мирас белән таныштыруга юнәлдерелгән хезмәтне бастыруга әзерлибез, татар халкының танылган шәхесләре һәм җәмәгать челеге, милли мәдәниятебез үсешенә өлеш кертүче шәһәр һәм районның үрнәк гаилә­ләре турында сөйләргә телибез.

Иске Роман авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Дәүләтшина шулай ук милләтара һәм дин­ара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләде.

– Авыл җирлегендә 4 милләт вәкиле татулыкта, тынычлыкта гомер кичерәләр, – дип ассызыклап үтте ул.

Рәшидә Габдрәшит кызы шулай ук белем бирү һәм мәдәни учреждениеләрнең уңай нәтиҗәләрен дә билгеләп үтте.Биредә тематик һәм сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, тренинглар  һәм башка дәресләр аркылы яшьләргә тарихыбызга, мәдәниятебезгә, әлеге территориядә яшәгән  халык традицияләренә ихтирам- хөрмәт сеңдерелә.

Совет сәркатибе, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы Илфат Мәгыйзов  башлык каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр Советының киләсе елга эш планы турында хәбәр итте. Совет әгъзалары аны бертавыштан хупладылар.  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев