Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айрат Хәйруллин: “Биредә яхшы кешеләр яши һәм бөтен перспективалар да бар”

27 октябрьдә, Чистай муниципаль районы хакимияте бинасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте. Моңа кадәр Түбән Кама, Зәй, Аксубай халкы белән очрашулар булган иде.

Кабул итүгә 14 кеше килде. Очрашу барышында Дәүләт Думасы депутаты чистайлылыар мөрәҗәгать иткән барлык сорауларны һәм тәкъдимнәрне тыңлады. Сораулар тормышның төрле өлкәләренә кагылды: инвалид балалар өчен ортопедик товарлар һәм дарулар алу, чит илдә ашыгыч рәвештә кыйммәтле дәвалану таләп ителә торган балага ярдәм итү, шәһәр территориясендә хоккей тартмалары оештыру, шәһәрдән читтәге зират территориясен төзекләндерү һәм башкалар.
Мәсәлән, Галимовлар гаиләсенә остеопетроз -"мәрмәр авыруы"ннан интегүче тугыз айлык сабыйны дәвалау өчен 20 миллион сум акча кирәк. Израиль клиникасында җелек миен күчереп утырту таләп ителә. Гаилә әгъзалары Айрат Нәҗип улыннан дәвалану өчен кирәкле сумманы җыюга сабыйларының авыруы турындагы хәбәрне урнаштыру өчен мәгълүмати ресурслар бирүдә ярдәм итүен сорадылар. Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, шундый сорау белән ул беренче тапкыр очрашкан. Ул җентекле итеп сабыйның бүгенге көндәге хәле һәм малай хакында кайсы каналларда мәгълүмат урнаштырылуы турында сорашты.
Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүче яшь егетләр Илгизәр белән Артур коллектив фермер хуҗалыгы оештыру буенча киңәш сорап мөрәҗәгать иттеләр. Айрат Нәҗип улы эшләрен башлап җибәрүче эшмәкәрләргә тәкъдимнәр бирде, хәзерге вакытта нинди культураны үстерә башларга кирәклеге һәм старт капиталының нинди булырга тиешлеге турында сөйләде.
Түбән Кондрата авыл җирлеге башлыгы буа төзү турындагы сорау белән килгән, чөнки авылларда юллар язын су юып ашалып бетә. Ул шулай ук авылларындагы яшьләргә эшкә урнашуы авыр булуы турында да зарланды. Айрат Нәҗип улы авыл җирлеге башлыгына якын арада эшкә урнашырга кирәк булган гражданнарның исемлеген әзерләргә кушты.
А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның "Восток" Чистай филиалы вәкилләре студентлар җыю белән бәйле проблеманы хәл итүдә ярдәм итүләрен сорадылар. Аларның сүзләренә караганда, соңгы елларда укуның көндезге бүлегенә керүче абитуриентларның кимүе күзәтелә. Алар шулай ук югары уку йортында Айрат Нәҗип улы исемендәге стипендия булдыру һәм шәһәребезгә икенче килүендә студентлар белән очрашу уздыру тәкъдиме белән чыктылар.
Яңгыраган барлык сораулар да РФ Дәүләт Думасы депутаты тарафыннан шәхси контрольгә алынды. Кабул итү тәмамланганнан соң журналистларга биргән әңгәмәсендә Айрат Нәҗип улы сайлаулар вакытында аның кандидатурасын һәм "Бердәм Россия" партиясен яклаган барлык чистайлыларга да рәхмәт белдерде.
- Аена бер тапкыр төбәк атнасы, аның кысаларында гражданнарны кабул итү үткәрелә. Бүген бик теләп Чистайга килдем һәм үзләрен борчыган сорау белән мөрәҗәгать иткән һәр кешене тыңларга әзермен. Минемчә, һәр депутат халыкны кабул итүләр үткәрергә, теләсә кайсы проблеманы законлы юл белән хәл итәргә тиеш. Безнең төп бурычыбыз россиялеләргә үз илләрендә яшәү рәхәт булырлык шартлар тудырырга кирәк. Инде сайлау алды кампаниясе барышында әйтеп үткәнемчә, мин Чистайның, бай тарихи узганы булган шәһәрнең якты киләчәгенә ышанам. Биредә менә дигән кешеләр яши, һәм яхшы, лаеклы тормыш өчен бөтен перспективалар да бар,- дип билгеләп үтте Айрат Нәҗип улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Айрат Хәйруллин