Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Авырлыклар Михаил Зельдисны чыныктыра гына

    Чистайда сугыш ветераны Михаил Зельдис 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Олы яшьтә булуына карамастан, аның йөзеннән елмаю китми, күңеле һәрчак күтәренке, күзләре янып тора.

    Ата-бабаларыбыз Ватаныбызны яклап, үлем белән йөзгәйөз очрашкан дәһшәтле кырыгынчы еллардан вакыт безне елдан-ел ерагайта. Ач-ялангачлыкны җиңеп, алар безнең ирекне сак­лауда нык торуларын дәвам итәләр. Елдан-ел канкойгыч елларның тере шаһитларына игътибар арта бара.

    Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Исаакович Зельдиска 100 яшь тулды. Күркәм гадәт буенча аны әлеге истәлекле дата белән котларга Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов килде.

     Без шундый искиткеч ветераныбыз булуы белән горурланабыз! Бик зур рәхмәт сезгә! Сезгә нык сәламәтлек һәм бәхет телим, – диде Дмитрий Алексеевич. Ул ветеранга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Юбиляр район башлыгына күрсәткән игътибары һәм бүләкләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, шәһәрдә булган уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.

    Михаил Исаакович тормышында, әлбәттә, авыр сынаулар да, шатлыклы мизгелләр дә җитәрлек була. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран тормышындагы һәр вакыйганы җентекләп хәтерли, укыганда күзлек тә кими. Аның йөзеннән елмаю китми, күңеле һәрчак күтәренке, күзләре янып тора.

    Тормышымда нинди генә авыр хәлләр булса да, беркайчан да бирешмәдем һәм күтәренке рух сакларга тырыштым, – дип уртаклаша озак яшәвенең сере белән Михаил Исаакович.

    Әтинең кәефе һәрвакыт күтәренке. Әйе, кайчагында ул кабынып китәргә, ярсырга мөмкин. Әмма ул бик тиз тынычлана һәм тормыш юлыннан елмаеп атлавын дәвам итә, – дип сөйли ветеранның кызы Тамара Зельдис.

    Михаил Зельдисның балачагы авыр була. 20нче еллар­ның икенче яртысында аның гаиләсе Умань шәһәреннән Сталино шәһәренә күчеп килә (хәзер – Донецк).

    Әти металлургия заводында, төзелештә эшләде. Ул вакытта туклану начар иде. Ипине талон буенча гына бирә иделәр: әтигә – 400, башка гаилә әгъзаларына – 200әр грамм, – дип сөйли Михаил Исаакович. – 1933 елда аеруча авыр булды. Бу ачлык елы иде. Ипинең кешеләр эшләгән җирдә биргәннәрен хәтерлим. Бервакыт ипи алып өйгә кайтканда кулымнан аны тартып алдылар. Тартып алган кеше ерак китә алмады, җиргә егылып, аны ашый башлады. Мин өйгә буш кул белән кайттым.

    Соңрак гаилә Артемовск шәһәренә күчеп килә. 1937 елда әтиләрен кулга алалар, әнисе өч бала белән ялгыз кала.

    Мине әнинең абыйсы үзе белән алып китте. Ул вак һөнәрче иде, фанерадан чемоданнар, аккургаштан кирәк-яраклар һәм фотографияләр өчен пыяла кысалар ясый иде. Мин аңа булыша идем. Бу вакытта мин керамика-механика техникумында укый идем. Абыемда мин 1940 елның октябренә кадәр яшәдем, аннары мине армиягә алдылар.

    Михаил Зельдисны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. 1941 елда ул Новонежино шәһәрендә полк мәктәбен тәмамлый. Сержант исемен алгач, пулемет бүлеге командиры һәм взвод командиры урынбасары итеп билгеләнә. 1нче Украина фронты составында Польшаны, Чехословакияне, Венгрияне азат итә.

    1943 елның язында Михаил Исааковичны Ярославльгә офицерларның команда училищесына алты айлык курсларга җибәрәләр.

    Укуны тәмамлагач, мин башка курсантлар белән бергә, коммунист буларак, фронтка китәргә гариза тапшырдым. Үтенечемне канәгатьләндерделәр һәм мин Польша шәһәре Дембицага эләктем, анда 14нче элемтә бүлегенә кабул ителдем. 1нче Украина фронты сос­тавында Кельнга кадәр барып җиттем, анда 3 майда безгә немец гаскәрләренең капитуляциясе турында игълан иттеләр. Җиңүне без күз яшьләре белән каршы алдык. Мин армиядә барлыгы 8 ел ярым хезмәт иттем. Чөнки сугыш башланганчы ук чакырылдым һәм ул тәмамлагангач, ел ярымнан соң гына безне демобилизацияләделәр, – дип искә ала Михаил Зельдис.

    Үзенең сугышчан батырлык­лары өчен Михаил Зельдис II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

    1945 ел ахырында аны Харьков өлкәсендә тимер юл төзелешенә җибәрәләр. 1948 елның мартында демобилиза­цияләнүгә кадәр Горький өлкәсендә урман эшкәртүдә хезмәт итә. Шунда ук шәфкать туташы Зоя белән таныша һәм демобилизацияләнгәннән соң гаилә кора.

    1949 елның 9 маенда алар әти-әни булалар, кызлары Тамара туа. 1956 елда Львовта Михаил Зельдис югары сәүдә курсларын бик яхшы билгеләренә тәмамлый, имтиханнарсыз Донецк сәүдә институтына укырга керә, инженер-икътисадчы белгечлеге ала. 1962 елда уллары Сергей туа. 1963 елда Михаил Исаакович ашханәләр һәм рестораннар тресты директоры итеп күчерелә. Шуннан соң Славянск шәһәрендә база начальнигы, эш белән тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары булып эшли, шуннан лаеклы ялга китә.

    80нче еллар башында гаилә Казанга кызлары янына күченә. Лаеклы ялда булса да, Михаил Зельдис Дәрвишләр бистәсендә склад мөдире булып эшләвен дәвам итә.

    Гаиләдә сугыш турында сирәк сөйләштеләр. Әни азмы-күпме хатирәләре белән уртак­лаша иде. Аңа ул чорның бөтен авырлыкларын кичерергә туры килсә дә, һәрчак юмор белән сөйли иде. Ә әти сугыш турында сөйләргә яратмый. Кайбер әйберләрне мин күптән түгел генә аңардан сорашып белдем, – дип уртаклаша Тамара Зельдис.

    1989 елда Зоя Павловна вафат була. Бераздан Михаил Исаакович Чистайга күченә, монда тыл хезмәтчәне Людмила Николаевна Марюткина белән гаилә кора.

    Чистайда Михаил Зельдис шәһәрнең җәмәгатьчелек тормышында актив катнаша, ветераннар хоры составында чыгыш ясый. Михаил Исаакович үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булырга тырыша.

    Кызганыч, быел май аенда Михаил Исааковичның хатыны вафат була. Әмма Михаил Исааковичны якыннары һәм туганнары игътибарсыз калдырмыйлар. Хәзер аның өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Улы гаиләсе белән Словениядә, кызы Израильдә яши. Дөньядагы катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, аның кызы Тамара Михайловна әтисе янына кайта алды. Үзенең гасырлык юбилеен ветеран якыннары арасында каршы алды.

    Михаил Исааковичны юбилее белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, күңел көрлеге, якыннарының яратуын һәм ихтирамын тоеп яшәвен телибез!

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: