Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыр чакта ярдәм иттеләр

Газиз әниебез Сания Сәхабетдин кызы Шәрәфетдинова тырыш, эш сөючән, бик ярдәмчел кеше иде.

Озак еллар «Роман» дуңгызчылык фермасында хезмәт итте. Фидакарь хезмәте өчен аның исеме район алдынгылары рәтендә булды, рәсеме Мактау тактасыннан төшмәде, күп кенә бүләкләр белән бүләкләнде. Хезмәттәшләре белән дә тату-дус булып, ярдәмләшеп, пенсиягә чыккач та аралашып яшәделәр.
Авырап киткәч тә, әниебез төшенкелеккә бирелмәде, күңеле көр булды, бирешергә теләмәде. Барыбыз да яхшыга өмет иттек тә бит... Тик Аллаһы Тәгалә язган тәкъдирдән узып булмый шул. Рәхимсез авыру аны безнең арадан мәңгелеккә алып китте. Бу авыр минутларда безгә рухи таяныч булган, ярдәм иткән барлык туганнарга, тирә- күршеләргә, Уракчы авылы халкына, мәчет картларына, хезмәттәшләренә,шулай ук тирә-күрше авыллардан килүчеләргә ихлас күңелебездән рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Яхшылыгыгыз меңе белән үзегезгә кайтсын, якыннарыгыз белән исән-имин яшәгез.
 Олы ихтирм белән, балалары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X