Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Авылым тарихы» музееның хәтер мәгарәсе

Музейлар - кеше күңеленә нык тәэсир итә торган тәрбия чарасы. Музейдагы экспонатлар әби – бабайларыбызның күргәнен күз алдына китереп бастыра: авыр елларны, сугыш мәхшәрләрен, аннан соңгы төзекләндерү чорларын яшь буынга түкми – чәчми җиткерә.

Мин Татар Баганалысы авыл китапханәсендәге «Авылым тарихы» музее турында, әби-бабаларыбыз үзләренең күңел җылыларын биреп чиккән, суккан, ясаган әйберләр турында язып китәм. Китапханәче буларак, мин әби – бабаларыбызның шәҗәрәсен төзергә, туган авылыбызның килеп чыгышы турында материаллар тупларга, оныкларына мирас итеп калдырган әйберләрне сакларга яратам.

Китапханәдә «Авылым тарихы» музее 2000 елда эшли башлады. Башта әйберләр әз иде, ә хәзер 350дән артык экспонат бар. Бугенгесе көнне дә экспонатлар өстәлеп тора. Балалар да, өлкәннәр дә музейны яратып карыйлар. Ул үзенә тартып тора, кечкенә генә булса да, авылыбызның бөтен тарихы сыйган; анда ниндидер рәхәтлек, җылылык бар. Әллә үз әбиемнәрнең күңел җылыларын биреп суккан сөлге, ашъяулыклары, чиккән намазлыклары, хөрмә төшеннән ясалган дисбеләре, калын чуклы шәлләре шулай җылылык бирә микән?!

Йөз ел элек сугылган шул сөлге-намазлыкларга карыйм да, хәйран калам. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр төшерелгән сөлгеләр әбиләребезнең алтын куллы булуын исбатлый. Нинди генә үрнәкләр, нинди генә бизәкләр уйлап тапмаганнар. Безнең әби - бабайларыбыз һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Әйе, аларның күңелләре дә, үзләре дә матур булган шул. Карыйк әле ул ядкәрләрне.

«Авылым тарихы» музее туган авылыбызда яшәүчеләрнең көкүреше турында сөйли, ерак тарихыбызны якынайта.

Авыл өе. Агач сәке. Йорт эче борынгыча бизәлгән. Агач урын дыклар, чүпләмәле сөлгеләр, кашагалар, чиккән әйберләр, асылмалы лампа. Агач сәке өстендә чиккән мендәрләр, орчыгы белән каба. Тәрәзәләрдә чәчәкләп чигелгән ак пәрдәләр. Агач өстәл өстендә суккан ашъяулык, самавыр, борынгы савыт-саба, бәлчектән ясалган кувшин тора.

Иң кадерле экспонатларыбыз: 1914 елгы төрек сугышыннан кайткан Хабибуллин Хәлил Хабибулла улының бәрхет фәсе;

1941 елны сугышка китеп, 1946 елда туган авылына исән – сау әйләнеп кайткан Вәлиев Хәлиулла бабайның фуражкасы;

Абдулла Алишның Мәүлетов Шамил абыйга язган хаты (кулъязмасы саклана);

1946 елгы «Иосиф Виссарионович Сталин кыскача биография» дигән китап;

Кояш Тимбикованың 3 курста КДУда укыган 2 китабы;

Борынгы, авыл халкының тырышлыгы белән ясалган чабаталар.

Күп кенә грампластинкалар бар: В.И.Ленин, Н.К.Крупская, «Государственный гимн СССР», Салих Сәйдәшев, Гөлсем Сөләйманова, Ф.Кудашева һәм башкалар.

Стенага стендлар куелган, анда авылыбызда гыйлем учагын кабызучы Хәлил Хәбибуллин Хәбибулла улы, авыл тарихы, шәҗәрәләр, репрессия корбаннары исемлеге, балалар йорты турында материаллар бар. Бу кадерле байлыкларны караганда, без авылыбыз тарихы, аларның көнкүрештә кулланган әйберләре белән танышабыз.

Әлеге язмамның максаты вакыт җилләре белән ерагая баш лаган кыйммәтле байлык ларыбызны киләчәк, яшь буынга күрсәтү, онытыла башлаган әйберләрне кабат искә төшерү. Кыскасы, туган авылым тарихын өйрәнү яшьләрне халкыбызның данлы традицияләрендә, өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләүгә зур өлеш кертә дип уйлыйм.

Гөлсем Билалова,

Татар Баганалысы авылы китапханәчесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X