Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылыбыз тарихын онытмыйк!

Кызыл Ялан авылы тарихына багышланган әлеге китапны язуга 2019 елның 11 ноябрендә авыл аксакаллары хәер-фатихаларын биргәннәр иде.

Китапны язуда җа ваплы итеп абыйлы-энеле Әнвәр Вафа улы һәм Әхәт Ситдыйк улы Хафизовлар билгеләнде.

...Кызыл Ялан авылына 1928 елда биш гаилә күченә. Алар арасында Садыйк Ишморатов һәм Садыйк Хафизов гаиләләре булганы да мәгьлүм. Сүз уңаеннан, Әхәт Ситдыйк улы Хафизов Садыйк Хафизовның оныгы була да инде. Китапның автор-төзүчесе Фидаил Васил улы Мәҗитов.

Һәм менә, ниһаять, авыл халкы өчен зур шатлыклы вакыйга: быелның 9 июлендә Кызыл Ялан авылы тарихына багышланган китап дөнья күрде. Бу игелекле эшне башкаручыларның барысына да зур рәхмәт, игелекләре меңе белән үзләренә кайтсын. Татар халкында «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ – Ходай белер» диләр.

Кызыл Ялан авылы милләтебезгә батырлыгы, хезмәте һәм гыйлеме белән чын-чынлап горурланырлык шәхесләр буләк иткән. Яланлыларның тормыш гамәле, тырышлыгы һәм рухи матурлыкка, сафлыкка омтылып яшәүләре сокланырлык. Китапны укыгач, сез үзегез дә моңа инанырсыз.

Китап буенча тулырак мәгьлүмат аласыгыз килсә, «Әнәс» мәчетенә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев