Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгында – ярты гасыр

Каргалы авылыннан Марс Вәлиев гомеренең 53 елын авыл хуҗалыгына багышлаган. Ул бүген дә хезмәт сафында.

Марс Вәлиев илле елдан артык гомерен хезмәткә багышлаган. Ул хәзер дә, 70 яшендә, яшьтән сайлаган эшенә – авылда хезмәткә тугры. Соңгы 16 елын Марс Мәхмүт улы үзенең туган авылы Каргалыда адашы Марс Гатинның крестьян (фермер) хуҗалыгында эшли. Нәкъ менә шунда, эш урынында без авыл хезмәтчәне белән очрашырга килештек тә.

Без билгеләнгән вакытка килеп җиттек. Капканы төз гәүдәле, ачык йөзле, аралашучан һәм шул ук вакытта тыйнак ират ачты. Сөйләшүебез хатирәләрдән башланып китте.

– Мин 1968 елда эшли башладым, мәктәпне тәмамлаганнан соң ук диярлек туган авылымда механизатор булып эшкә урнаштым. Анда күп еллар эшләдем, остаханәләр мөдире дә булдым, хәзер менә монда хезмәт куям. Дөресен генә әйткәндә, мин 53 ел үткәнен сизми дә калдым, – дип елмая әңгәмәдәшем.

Марс Вәлиевнең хезмәт биографиясендә иртә таңнан эшкә барулар да, басуларда төнге сменалар да була. Авылда механизатор хезмәте һәрчак кирәкле булды һәм шулай булып кала да, аннан башка бер эш тә бармый.

– Авыр булгандыр? – дип Марс Мәхмүт улыннан сорыйм. Әңгәмәдәшем, уйлап та тормыйча, җавап бирә:

– Әйе, җиңел түгел! Тик кая барасың, теләсә нинди эш үзенчә авыр һәм кирәкле! Хәер, авырлыклар чыныктыра, тәҗрибә тупларга ярдәм итә.

Хезмәттәшләре сөйләвенчә, Марс Мәхмүт улы һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге һәм фидакарьлеге белән аерылып тора. Нинди генә эшкә алынса да, барысын да җиренә җиткереп башкара.

Крестьян (фермер) хуҗалы гында ул идарәче булып эшли. Марс Вәлиев биредә барлык эшләр белән дә диярлек җитәкчелек итә. Ул эшне ничек оештырырга, ресурслардан ничек рациональ файдаланырга кирәклеген, терлекчелектәге, механикадагы эшне яхшы белә, ә иң мөһиме – үз эшен яратып, җаваплылык белән башкара.

– Мин монда елына 365 көн диярлек. Эш һәрвакыт бар: маллар турында да кайгыртырга, эшчеләргә разнарядка бирергә, милекнең сакланышын күзәтеп торырга кирәк. Хәзер безнең алда чәчү эшләренә тулы әзерлек белән килү бурычы тора, ул менә-менә башланырга тора. Аннары урып-җыю, терлек азыгы әзерләү, ел әйләнәсе шулай, – дип аңлата Марс Мәхмүт улы.

Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Марс Вәлиевне алыштыргысыз хезмәткәр һәм остаз дип атый. Чөнки өлкән хезмәттәшенең күп еллык тәҗрибәсе бар. Ул сораулар туган очракта һәрвакыт ярдәмгә килә. Марс Вәлиев яшь буынга да үз белемнәрен бик теләп тапшыра. Ел саен аның канаты астында практикантлар эшли.

– Без Марс Мәхмүтович белән 16 ел эшлибез, ул бервакытта да сынатмады. Ул хуҗалыктагы хәлләрдән һәр вакыт хәбәрдар, һәрдаим биредә. Без киңәшләшеп эшлибез, финанс мәсьәләләрне дә, җитештерү мәсьәләләрен дә бергәләп хәл итәбез һәм планлаштырабыз. Мин еш кына аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәм, аның дөрес һәм акыллы киңәш бирәчәген беләм. Мондый белгеч белән теләсә нинди эш алга бара. Ким дигәндә, тагын 10 ел иңне-иңгә куеп эшләрбез дип өметләнәм. Аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим! – ди крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Марс Гатин.

Марс Мәхмүт улы лаеклы ялда да вакытны тыныч үткәрергә яратучылардан түгел. Язма героебыз һәрвакыт хәрәкәттә, актив һәм күтәренке рухлы. Моңа мин үзем дә инандым. Сөйләшкән арада ул бер генә минут та бер урында утырып тормады. Үзе сөйли, үзе киштәдән журналлар ала, анда нидер яза, аларны кире урынына куя. Эшчеләргә эш кушарга да өлгерә. Ул безгә хуҗалыкта булган хайваннарны да күр сәтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, территория буйлап ул бик тиз йөрде, артыннан өлгер генә!

– Мин җәяү йөрергә яратам һәм күп йөрим. КФХ конторасыннан шактый еракта, якынча өч километр ераклыкта яшим. Үзегез санап карагыз, иртән эшкә җәяү киләм һәм кич белән кайтам, тагын төшке ашка да өйгә йөрим. Хәер, конторада да утырып тормыйм. Шулай итеп, ике дистәгә якын километр җыеладыр, мөгаен, – ди әңгәмәдәшем.

Марс Мәхмүт улы фикеренчә, нәкъ менә җәяү йөрү аның яхшы физик формада булуы ның сере. Өстәвенә, ул начар гадәтләргә каршы. Без бу хакта машинада аның өенә барганда сөйләштек. Анда безне аның хатыны Фирдания Хафизулла кызы җылы каршы алды. Алар озак еллар тату гомер кичерәләр. Вәлиевларның уллары, ике оныгы бар. Марс Мәхмүт улы үз гаиләсе өчен үрнәк.

Марс Вәлиевнең хезмәтен якыннары, җитәкчесе һәм авылдашлары гына түгел, ә ярты гасырдан артык бергә эшләгән хезмәттәшләре дә кадерли һәм хөрмәт итә. Нәкъ менә алар 70 яшь тулу уңаеннан аңа кунакка килгәннәр. Шулай ук Марс Мәхмүт улын Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Лаеклы бүләкне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов тапшырды.

– Мондый хезмәтчәннәргә тигезләнергә кирәк. Марс Мәхмүт улы – хәзерге буын өчен чын үрнәк. Аның хезмәт сөючәнлеге, эшкә карашы, фидакарьлеге хөрмәткә һәм мактауга лаек. Авыл хуҗалыгы тармагына 53 ел гомерен багышлап, ул шул ук өлкәдә эшләвен дәвам итә, үз тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра. Алга таба да шулай булсын! – диде Илгизәр Әнвәр улы.

 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатыннан:

«Хөрмәтле Марс Мәхмүт улы! Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүдә күпьеллык намуслы хезмәтегез һәм шәхси казанышларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең тирән белемегез, оештыру сәләте, җаваплылык һәм үз-үзегезне аямыйча эшләвегез хуҗалык белән нәтиҗәле идарә итүгә һәм һөнәри эшчәнлегегездә яхшы җитештерү нәтиҗәләренә ирешергә ярдәм итә»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев