Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хезмәтчәннәре  урып-җыю эшләренә әзерлекнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр

Игенчеләр өчен уҗым культураларын җыю вакыты җитте. Кызу урак өстенә әзерлек бар көченә бара. Озакка сузылган салкыннардан һәм яңгырлардан соң игенчеләр өчен һәр аяз көн исәптә.

Игеннәрне урып-җыю авыл халкы өчен иң киеренке чор, ул хезмәтне югары дәрәҗәдә оештыру, эш техникасына ныклы әзерлек таләп итә. Соңгысына аеруча игътибар зур, чөнки төзек булмаган комбайн урып-җыю кампаниясенә зур зыян сала. Урып-җыю чорында моңа юл куярга ярамый.
Техниканың төзеклеген тикшерү өчен хуҗалыкларда комбайннар парады узды. Аларның һәрберсе комиссия тарафыннан нык­лап тикшерелде. Комиссия составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, район башлыгы Дмитрий Иванов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы, хуҗалыкның баш белгечләре бар иде. 
Яуширмә авылында уңыш өчен көрәшнең әзерлеген «Чистопольское» халык предприятиесе игенчеләре күрсәттеләр. Хуҗалык комбайнчылары бөртекле культураларны җыю өчен җиде комбайн һәм өч «КамАЗ» тәкъдим иттеләр.
 Узган ел белән чагыштырганда республикадагы кебек үк Россиядә дә уңыш аз булыр кебек тоела. Һәр бөртек исәптә, шуңа күрә дә комбайннарның төзеклегенә аерым игътибар бирәләр. Игенчеләрнең максаты – игеннәрне җыеп алуда югалтуларга юл куймау. 
 Яхшы комбайнның иң мөһим күрсәткече –комбайнның төзек булуы. Әгәр төзексезлекләр булса, җыелган уңышның 30 процентка якынын югалтырга мөмкин. Комиссия һәр комбайнны бөртек коелырга мөмкин булган бар җирләрен, Дәүләт техник күзәтчелеге тарафыннан бирелгән документларны җентекләп тикшерде, куркынычсызлык чараларын үтәүгә: сигнал бирүгә, фаралар эшенә. янгын сүндергеч булуга игътибар итте.
– Бөртек җыючы комбайн – ул югары дәрәҗәдә төрле куркыныч элементлар әйләнә торган мини– завод. Кызу һава торышы урнашты, бу исә янгынга каршы көрәш чараларын көчәйтергә дигән сүз. Техника янгын сүндергечләр һәм аптечкалар белән комплектланган булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык– төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский.
Соңрак комиссия «За­камье-­Агро» хуҗалыгы­на юнәлде. Әлеге предприятие игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыюга керештеләр. Уракка биш комбайн чыкты, алар 80 тонна уҗым суктырдылар инде. Әлеге хуҗалык хезмәтчәннәренә барлыгы 1200 гектар бодай җыярга туры киләчәк. 
– Уңышны югалтырга ярамый, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов. – Билгеле, барлык хуҗалыклар да яңа техника белән тәэмин ителмәгән, комбайннарга күп авырлык төшә, әмма алар уракка ныклап әзерләнгәнгә күрә барысы да төзек эшли. Узган еллардагы кебек быел да һәр тонна икмәк өчен игенчеләрне матди кызыксындыру булачак, ә ел азагында аларның иң яхшылары приз­лар белән бүләкләнәчәк, Мактау грамоталары белән билгеләп үтеләчәк. Бу күпеллык традиция, ул игенчеләр тарафыннан зур яклау тапты. Һәр сугылган 55 тонна ашлык өчен игенчеләр 500 сум күләмендә матди бүләкләү алачак. Урып-җыю нәтиҗәләре буенча район алдынгылары арасында конкурс булачак, биредә беренче урынны алган комбайнчыга – 15 мең сум, икенче урынга – 10 мең сум, өченче урынга 5 мең сум күләмендә акча тапшырылачак.
Бу кызыксындыруның өстәмә чарасы.
Комиссия шулай ук «Транс-Агро»хуҗалыгы тех­никасы белән дә танышты, биредә 30 комбайн эшли. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң төп өлешен «Полесье» комбайннары тәшкил итә, алар безнең климатик шартларда үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, узган ел районда беренче тапкыр эштә унике метрлы ургычны кулландылар. Ул бөртеклеләрне җыеп алуның җитештерүчәнлеген күтәрергә, урып-җыюда югалтуларга юл куймаска мөмкинлек бирә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, комбайннар парадында тәкъдим ителгән бар техника да куркынычсызлыкка һәм урып– җыюга әзерлеккә тикшерүне лаеклы үтте, эксплуатациягә рөхсәт алды. Чистай хуҗалыкларының югары дәрәҗәдәге әзерлеге турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та билгеләп үтте.
– Әгәр Чистай районы урып-җыю комплексының торышын бәяләсәк, тулаем алганда, былтыргы белән чагыштырганда комбайннарның әзерлеге яхшырак булуы сөендерә. Уңай динамика бар. Механизаторлар тарафыннан зур эш башкарылды, техника тулысы белән эксплуатациягә әзер. Билгеле, кимчелекләр дә юк түгел, әмма уҗым культураларын җыю башланганчы алар бетереләчәк,– дип билгеләп үтте Илдус Харис улы. – Быел яз соң килде, шуңа күрә без урып-җыю эшләренә августта гына керешербез дип уйлаган идек. Әмма эссе һава торышы үзенекен итте. Бүгенге көндә игеннәрне җыюга республиканың 15 районында керештеләр. Кызганычка каршы, урып– җыюга фаразлар былтыргыга караганда начар, һава торышы үзенекен итте. Шул ук вакытта барлык технологияләр үтәлүче, минераль ашламалар кулланылучы, орлык материалына яхшы мөнәсәбәт булган хуҗалыкларда вәзгыять күпкә яхшырак. Бүгенге көндә республикада игенчелек культуралары буенча лидер булып Зәй районы тора. Анда бер гектардан 45 центнер ашлык җыялар, шуңа күрә башка районнарга үрнәк алыр нәрсәләр бар.
Безнең игенчеләребезгә зур уңышлар телибез! Барыбыз да яхшы уңышка өметләнәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай