Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл халкын сөендереп, сәүдә объекты ачылды

Четырче авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Әлеге сәүдә ноктасы районда дүртенче модульле объект булды. Ул «Авыл кибете» республика максатчан программасы кысаларында төзелде.

Әлеге комплекслы хезмәт күр сәтү пункты ачылуны 300 кеше яшәгән авыл халкы күптәннән көтте. Элеккеге сәүдә ноктасы бик начар хәлдә иде. Ә әлеге яңа заманча объектта сатучылар өчен бик җайлы, биредә заманча уңайлыклар булдырылган. Шулай ук авыл халкына да иң кирәкле товарларны сатып алу уңайлы булачак.

Авыл халкы өчен мөһим булган әлеге шатлыкны уртаклашырга Чистай районы башлыгы урынбасары Константин Иванов, Татпотребсоюз идарәсе рәисенең инвестицион үсеш буенча урынбасары Тимур Сәйфуллин килде.

– Башлык исеменнән, шәх сән үземнән, барлык җирле үзидарә органнары исеменнән сезне әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлыйм. Бу бинада быел уңайлы мохит, мәрхәмәтлелек хөкем сөрер дип ышанам, авыл халкына уңайлы шартларда хезмәт күрсәтеләчәк. Республика Президентына, Татарстан Хөкүмәтенә шундый әһәмиятле программаларны тормышка ашырулары өчен зур рәхмәт, – диде Константин Валентинович.

– Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең яңа пункты безнең районда дүртенче модульле объект ул. Объект «Авыл кибете» рес публика максатчан программасы кысаларында төзелде. Киләсе елга шундый ук блоктан ясалган модульле пункт төзү планлаштырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шундый программасы өчен зур рәхмәт. Авылда сәүдә үсеше- актуаль тема, республикада иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Әлеге пункт үзенә тартып торачак, ул сәүдә үзәге булачак. Биредә эшләгәннәр сезне бары шатландырачак, – дип билгеләп үтте Тимур Шамил улы.

Четырче авыл җирлеге башлыгы Михаил Новиков билгеләп үткәнчә, авыл халкы күптән әлеге вакыйганы көтте, чөнки биредә утыз елдан артык бер тапкыр да ремонт үткәрелмәгән иде.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең яңа пункты ачкычын Тимур Сәйфуллин сатучы Надежда Кутуевага тапшырды.

Кызыл лента киселде, авыл халкы кибеткә кирәк-ярак ларын сатып алырга ашыкты.

– Нинди матур кибет! Элекке кибеттә бернинди шартлар да юк иде. Без бик шат. Хәзер без бирегә бик теләп киләчәкбез, – дип шатлыгы белән уртаклашты Любовь Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев