Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл халкы да читтә калмады

Шәһәрдә һәм районда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын актив тормышка ашыру бара.

Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга төрле чыганаклардан (милекчеләр, муниципалитет һәм республика бюджетлары, шулай ук ТКХны үзгәртеп кору фонды) узган елда кебек үк 100 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелде.
– Быел 12 күп фатирлы йорт (6 – районда, 6 – шәһәрдә) ремонтланачак, – дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илдар Рәхимов. – Районда күп фатирлы йортларга игътибар шуның белән аңлатыла, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының ун ел эшләве дәверендә күпчелек йортлар Чис­тайда төзекләндерелде, ә райондагы күп фатирлы йортлар ремонтланмады диярлек, әмма хәзер авыл кешеләре дә читтә калмады.
Төп ике подрядчы – «Грейт-Строй» фирмасы һәм «Новый город» төзелеш компаниясе комиссиягә яңартылган йортларны тапшыра башлады.
Капиталь ремонтның ничек үтүе турында без «Грейт-Строй» фирма­сы директоры Илшат Шәрифуллин­нан кызыксындык.
– Безнең оешма, «Новый город» төзелеш компаниясе белән берлектә, торакка капиталь ремонт үткәрүче подрядчы оешмалар арасына керде.
Узган ел муниципаль районда программаны тормышка ашыру югары дәрәҗәдә үтте. Без беренчеләрдән булып Кама аръягында гына түгел, ә Татарстанда да капиталь ремонтны төгәлләдек, өстәвенә, дәгъваларсыз, моны йортларны яңарту барышын анализлаган муниципаль районның җәмәгать советы әгъзалары да таныдылар.
– Төзүчеләр Чистайда йортларны яңарту буенча эшләрне яхшы үткәрделәр, – дип саный җәмәгать советы әгъзасы Павел Ермошин. – Алар яшәүчеләрнең барлык кисәтүләрен игътибарга алдылар, һәрберсен игътибар белән тыңладылар һәм мөмкин булганча яшәүчеләрнең теләкләрен үтәделәр. Шундый белгечләр белән эшләргә уңайлы.
Дөрес, кисәтүләр дә булгалый. Чистайлылар капиталь ремонт үткәргәннән соң вентиляция каналларының һәм төтен юлларының эше бозылуыннан зарланалар, шуңа күрә төзүчеләргә җитешсезлекләрне төзәтергә туры килә, чөнки күп фатирлы йортны яңартуга гарантия биш ел.
Төзүчеләр бригадасы хәзер Чис­тайда Октябрьская урамындагы  97нче йортны төзекләндерәләр. Биредә эш кайный – йорт сайдинг белән тышланган, су үткәрү һәм канализация торбалары, электр үткәргечләр алыштырыла. Капиталь ремонт районның торак пунктларында актив алып барыла.
Каргалы авылында берьюлы өч күп фатирлы торак йортта эшләр алып барыла.
– Узган ел Полевая урамында өч йорт тулысынча яңартылды, – диде Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин. – Безнең авылда барлык күп фатирлы йортлар элеккеге кош фабрикасы, нефть һәм газ тармагы оешмалары хезмәткәрләре өчен төзелгән иде, – дип аңлата Марат Әхмәдулла улы. – Шуннан соң предприятиеләр торак фондтан баш тарта башладылар һәм йортлар елдан-ел туза башлады. Капиталь ремонт программасы ярдәм итте – авылда соңгы елларда дистәгә якын йорт яңартылды.
– Луч поселогында да йортлар яңартыла, – дип хәбәр итте Чис­тай авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсүмов. – Җиңү һәм Гагарин урамнарында өч йорт төзекләндереләчәк.
Барлык йортлар өчен түбәнең нинди төстә булуы билгеләнгән – алар чия төсендәге һәм зәңгәрсу  профнастилдан эшләнгәннәр, йортларны хәзер танып та булмый, алар Чистай һәм район торак пунктлары архитектурасына туры киләләр.
– Йортларны яңарту буенча эш ныклы контрольдә тора, – дип хәбәр итте Чистай зона торак инспекциясе начальнигы Николай Зубков. – Гадәттәгечә, төп игътибар яңартыла торган объектларда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең үтәлешенә ясала.
Гадәткә кергәнчә, яңартылган йортлар каршында төзекләндерү эшләре  тәмамланганнан соң ишегалды бәйрәме үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X