Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылда шәһәрдәгегә караганда проблемалар күбрәк

Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның Чистай Выселкасында яшәүчеләр белән чираттагы очрашуы булды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов, муниципаль район башкарма комитеты һәм Советы бүлекләре, коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре һәм депутатлар катнаштылар.

Авыл җирлеге эше турындагы хисап белән башлык Владимир Малышев чыкты. Проблемаларның берсе - халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү. 400 метр суүткәргеч линиясе сузылган, Гагарин, Мичурин, Молодежная урамнары буенча эш дәвам итәчәк. Шәһәр суүткәргеч челтәренә тоташу белән яшәүчеләр сыйфатлы артезиан суы белән тәэмин ителәчәкләр. Урамны яктырту, контейнер мәйданчыклары, янгын сүндерү гидрантлары, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хәбәр итү системасын кую буенча эшләр алып барылган, яңа зират өчен җир участогы бүлеп бирелгән. Терлекләрне көтүдә йөртү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга печән чабу өчен участоклар бүлеп бирү, территорияне кардан чистарту мәсьәләләре хәл ителгән, йөк транспорты өчен юл билгеләре куелган. Рухи тармакка да игътибар бирелде, авыл Мәдәният йортын төзекләндерүгә муниципаль район бюджетыннан ярты миллион сумнан артыграк акча алынган.
Киләсе елга планнарда - су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту буенча эшләрне тәмамлау, газлаштыру, балалар бакчасының канализация системасын ремонтлау, юл төзү мәсьәләләре.
Авылда шәһәрдәгегә караганда проблемалар күбрәк һәм микрофон янына Илдус Әхмәтҗанов килеп баскач, аудиториянең активлыгы сизелерлек артты. Аралашу бик эмоциональ үтте, бәхәсләшүләр дә булды. Утызга якын сорау, тәкъдим, теләк яңгырады.
Илдус Тәлгать улы үз чыгышын авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуга анализдан башлады, биредә авылның төп проблемаларының берсе - сыйфатлы су белән тәэмин итү турында сүз барды. Муниципаль район җитәкчелеге, авыл җирлекләре, депутат корпусы тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча максатчан эш алып барыла. "Чис­та су" республика программасын гамәлгә ашыруга билгеле перспективалар бәйле. Шәһәрнең төп үсеш юнәлешенә кыскача тукталганнан соң, авылның казанышлары һәм проблемаларына басым ясалды. Авыл халкы елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Уңай һава шартлары, аграрчыларның һөнәри осталыгы узган коры елның югалтуларын тулысынча капларга, бөртеклеләрдән яхшы, 150 мең тоннадан артыграк уңыш алырга, тупас һәм сусыл азыкны зур запас белән әзерләргә, ә иң мөһиме - мөгезле эре терлек санын саклап калырга ярдәм итте.
Республика хөкүмәте шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирә, инициативалы, тырыш, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнергә теләүче кешеләргә ярдәм итә. Чистай Выселкасы 150 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә, бу югары социаль статуска ия булган якташлар белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек.
Очрашу барышында газ тоташтыруга, урамнарны яктыртуга, юлларның торышына, сугышта катнашканнарның тол хатыннарына уңайлыклары булган фатирлар бирүгә бәйле сораулар яңгырады. Алар барысы да тыңланылды һәм контрольгә алынды.
Чистай Выселкасы һәрвакытта да үзенең спорт казанышлары белән дан тотты. Соңгы елларда берникадәр кимү күзәтелде һәм менә кабат сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяна башлады. Яшьләр исеменнән хоккей мәйданчыгы төзү турында үтенеч яңгырады һәм аны булдыру буенча эшләнгән проект тапшырылды. Спорт залын ремонтлау турында да, балалар бакчасында музыка хезмәткәренең штаты булмавы, җир участокларын рәсмиләштерү тәртибе һәм, әлбәттә, очрашу узган авыл Мәдәният йорты бинасын ремонтлауны тәмамлау сроклары һәм күп кенә башка нәрсәләр турында сүз барды. Илдус Тәлгать улы әлеге вакыйга декабрь башында булачак дип ышандырды. Проблемалар даирәсе шактый зур, -дип билгеләп үтте ул. - Әмма иң мөһиме, очрашу үзара аңлашучанлыкка ирешергә, куелган мәсьәләләрне хәл итү буенча эшне координацияләргә ярдәм итте. Илдус Әхмәтҗанов авыл халкын РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев