Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Авыл үлмәсен өчен

    Фиков Колок авылында инде дүртенче тапкыр якташлар очрашуы узды.

    Авылның гадәти булмаган исеме Германиядән килгән урыслашкан барин фамилиясеннән барлыкка килгән. Ул монда үзенең кешеләре белән килеп урнашкан. Совет власте вакытында дәүләт ярдәме белән авыл үскән. Һәрбер гаиләдә биш-алты баладан ким булмаган. Кешеләрне монда бай кара җирләр, бу якның гүзәллеге, зур, гөмбәләргә, җиләкләргә бай урманнар, Талкыш елгасы җәлеп иткән.
    Әле утыз-кырык ел элек авыл гөрләп торган, Галактионов исемендәге совхоз белән беррәттә Кама елга пароходчылыгының ярдәмче хуҗалыгы булган. Вакыт узган саен авыл тарала башлаган, кешеләр күчеп киткәннәр. "Перспективасыз торак пунктлар" дәүләт сәясәте дә үзе турында белгерткән. Авылда йортлар кимегәннән - кимегән, балалар көлүе ишетелми башлаган диярлек, кырлар һәм бакчаларда чүп үләннәре үсә башлаган. Элек авылда яшәүче Равил Минапов инициативасы буенча 2006 елда авылдашлар очрашуы оештырылган. Туган авылы өчен күңеле белән кайгырган Равил Ибраһим улы башка торак пунктлар кебек бөтенләй юкка чыкмасын өчен моны эшләргә кирәклеген аңлаган. Вакыт мондый очрашуларның кирәклеген күрсәтте. Кешеләр үз тамырларын онытмыйлар, кайда туган һәм үскәннәрен истә тоталар. Минапов очрашуга барлык авылдашларын җыйган, ә бит тормыш аларны республика һәм ил буенча гына түгел ә бөтен дөнья буенча тараткан. Күптән түгел Сәмигулла Хәлиуллин Мексикадан кайткан, анда, ерак Америкада, ул туган җирен еш искә алган һәм быелгы, дүртенче очрашуга кайтмый кала алмаган. Туган җир кемнәрне генә каршы алмады - табиблар һәм инженерлар, педагоглар һәм агрономнар, аларны бик озак санарга була. Туган җирләреннән китсәләр дә, алар кадерле Фиков Колокларын онытмыйлар. Очрашуга йөзгә якын кеше кайтты, алар авылның узганнарын исләренә төшерделәр, киләчәктә авыл үлмәячәк дигән ышаныч белдерделәр. Бу фикер хәзерге һәм элеккеге авылда яшәүчеләр чыгышында да яңгырады. Киләсе очрашу ике елдан соң булачак.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: