Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Авыл кешеләре тузган торактан уңайлыклары булган фатирларга күченәләр

    Бу көннәрдә Александровка авылында яшәүчеләр яңа фатирлардан ачкычлар алдылар.

    Шушы шатлыклы вакыйга белән яңа фатир хуҗаларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады.

    - Яшәүчеләрне авария- ле торактан күчерү программасы, нигездә, Чистайда гамәлгә ашырыла, - дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы, - әмма прог- раммага Александровка авылында яшәүчеләр дә керде. Узган гасырның җитмешен че елларында галактио- нов исемендәге совхоз Кама елга пароходчылыгының ярдәмче хуҗалыгы була. Биредә барак тибындагы, шуннан соң күп фатирлы йортлар төзелә.

    Әмма туксанынчы еллар башында пароходчылык хуҗалыктан баш тарта. Бигрәк тә баракларда яшәүчеләр мөшкел хәлдә кала. Алар җимерә барган йортларын аварияле торактан күчерү республика программасына кертүләрен үтенеп, күп тапкырлар муниципаль район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәләр. һәм менә яз көне авылда Весенняя урамында дүрт фатирлы ике йортны төзү башлана, моның белән «Делфо-пром» Казан фирмасы шөгыльләнә.

    - Төзүчеләр тиз, өстәвенә, сыйфатлы эшләделәр, - ди Совхоз-галактионово авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Донеев. - Ике йорт төзелде, әмма торак пунктта аварияле то- рак шактый әле. Шуңа күрә республика программасы буенча тагын унбер йортның төзелүен көтәбез. Яңа ике бүлмәле фатирдан ачкычны беренчеләрдән булып любовь Мартынова алды.

    - Шатлыгым эчемә сый- мый,- ди Любовь Степанов­на, - картайган көнебездә инвалид ирем белән яңа торакка күченербез дип уйламадык та.

    Моңа кадәр 45 ел баракта яшәдек. Ул коточкыч хәлдә: идәннәрдә зур ярыклар, штукатур коела, диварларда күгәрек. любовь Мартынова озак еллар хуҗалыкта сыер савучы, ә тормыш иптәше терлек караучы булып эшләгән. Алар бу фатирны үз хезмәтләре белән эшләп алдылар. гомуми мәйданы 44 квадрат метр булган фа- тирда барлык уңайлыклар да бар - ике контурлы ка- зан, юыну бүлмәсе һәм бәдрәф, зур аш бүлмәсе һәм ике торак бүлмә. Теләге булган кешегә ярдәмче хуҗалык алып бару өчен төрле күләмдә җир участогы бирелергә мөмкин, йорт- лар авыл читендә урнаш-канлыктан, җир җитәрлек. йорт янында шулай ук ял итү өчен эскәмияләр дә бул- ган балалар мәйданчыгы урын алган.

    Пенсионер Владимир Об- ухов та яңа фатир алуына шат. Владимир Александрович шулай ук озак еллар хуҗалыкта эшләгән. Авыл кешеләре өй туен билгеләп үтүчеләрне чын күңелдән котладылар һәм үзләренә дә яңа фатирлар- га керү бәхете елмаер дигән ышаныч белдерделәр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: