Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм кирәк

26 августта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның чистайлылар белән чираттагы очрашуы булып узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитетының законлылык һәм хокук тәртибе буенча рәис урынбасары Рафил Ногманов һәм муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов катнаштылар.
Озак дәвам итмәгән сәфәр барышында депутат Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы һәм «Сетевая компания» ААҖнең «Чис­тай электр челтәре» филиалы хезмәткәрләре белән очрашты.
Икътисад фәннәре докторы, Дәүләт Думасы комитетының аграр мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Айрат Хәйруллинның исеме шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә яхшы таныш. Ул озак еллар авыл хуҗалыгы, төбәкнең социаль үсеше һәм республиканың азык-төлек иминлеге проблемалары белән шөгыльләнә. Айрат Нәҗип улы илдә һәм республикада булган икътисадый вәзгыять турында җентекле сөйләде.
Агросәнәгать комплексы - үзгә тармак, биредә стандарт ысуллар кайвакыт эшләмәскә дә мөмкиннәр. Депутат аграр сектордагы хәлне анализлап, авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Айрат Нәҗип улы илнең аграр секторындагы хәлен беренче чиратта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җитди дәүләт ярдәме хисабына яхшыртырга кирәк дип ныклы ышана.
Чистай районы проблемаларына да кагылдылар.
Мәсәлән, авыл хуҗалыгы техникумының педагоглар коллективы уку йортының ярдәмче хуҗалыгына ярдәм итү, педагогларга хезмәт хакларын арттыру, пенсия яшен арттыруның ярамаганлыгы мәсьәләләрен күтәрде (рәсемдә).
Энергетиклар товар җитештерүчеләр белән аларның бердәм эшенең кулай вариантларын табу кирәклеге турында сөйләделәр. Дәүләт Думасы депутатының Россия территориясендә ГМО кертүнең максатка ярашлы булуы турындагы фикере аларны кызыксындырды.
Айрат Нәҗип улы чит ил товарларын алыштыру мәсьәләсенә тукталды.
- Бүгенге көндә илдә азык-төлек җитештерү табышлы, - дип билгеләп үтте ул. - Гомумән, россиялеләр куллана торган бөтен нәрсәне диярлек, хәтта үзебезнең авыл хуҗалыгы машиналарын һәм техниканы җитештерү дә табышлы. Әмма әлеге уңай шартлар күпме вакыт дәвам итәрләр? Без мөмкинлекләрдән файдаланырбызмы? Дәүләт ярдәмен һәм акчаны үзебезне тәэмин итүгә һәм үз икътисадыбызны үстерүгә юнәлтербезме? Теләсә кайсы очракта да чит ил товарларын алыштыру мөмкинлекләрен тулы күләмдә файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Айрат Хәйруллин Авыл хуҗалыгы