Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл халкы югары активлык күрсәтте

Узган якшәмбедә Чистай районының 23 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча референдумнар булып узды.

Референдумга авыл җирлеге өчен актуаль мәсьәләләр чыгарылды. Авыл халкы үзара салым белән ризалашып, югары активлык күрсәтте.
Үзара салым буенча референдум елга бер тапкыр үткәрелә. Анда юлларны карап тоту, урамнарны яктырту һәм башка максатларга үз акчаларын җыю буенча мәсьәлә хәл ителә (төрле торак пунктларда суммалар төрле). Җыелган һәр сумга республика бюджетыннан дүрт сум бүлеп бирелә. Тавыш бирүчеләрнең яртысыннан артыграгы үзара салым белән килешсә, карар раслана.
Гаделша авыл җирлегендә түләү күләме 100 сум тәшкил итәчәк. Акча Гаделша һәм Дүрт Өйле авыллары эчендә юлларны ремонтлауга, Чирүле Шонталысы авылында зиратны тотып алуга, төзекләндерүгә һәм эш кораллары сатып алуга тотылачак.
Олы Талкыш авыл җирлегендә 100әр сум җыю планлаштырыла. Акча Олы Талкыш авылында - юлны, Каратаевкада - чишмәне, Рус Сарсазында - зиратны төзекләндерүгә, Кызыл Ярда кәшәнә төзүгә үзләштереләчәк.
Булдырь авыл җирлегендә 300әр сум җыялар.
- Бу акчаны без Йолдыз авылы эчендә юлларны төзекләндерүгә тотарга телибез, - ди авыл җирлеге башлыгы Николай Воляков.
Югары Кондрата авыл җирлегендә түләү узган елгы 200 сумнан 250 сумга кадәр күтәрелгән.
- Быел җыелган акчага авыл эчендәге юлларга вак таш җәяргә планлаштырабыз, - дип аңлатты җирлек башлыгы Федор Чалмаев.
Данауровка авыл җирлегендә үзара салымны һәр кешедән 200 сум күләмендә җыю карары кабул ителде. Авыл урамнарының берсен су белән тәэмин итүне оештыру планлаштырылган.
Исләй авыл җирлегендә түләү күбрәк - 500 сум. Биредә бу акчага юлларга вак таш җәю билгеләнгән.
Районда яшәүчеләр саны буенча иң зур авыл - Каргалы. Җирле референдумда яшәүчеләрдән, шулай ук Михайловка авылы халкыннан 100әр сум җыю карар ителде. Биредә Каргалы авылында күперләр, чишмәләр төзекләндерү планлаштырылган. Акча­ның берникадәр өлеше әлеге торак пунктларда урамны яктыртуның техник хезмәтен күрсәтүгә, юлларга агымдагы ремонт ясауга китәчәк.
Кубасс, Иске Иванаево, Байтирәк авылларындагы юлларга вак таш салуны үткәрәчәкләр. Бу максатларга яшәүчеләр 100әр сум җыярга планлаштырганнар.
Яуширмә авыл җирлегендә зиратны төзекләндерү, юлларга агымдагы ремонт үткәрү планлаштырылган. Яуширмәлеләр өчен түләү 200 сум тәшкил итәчәк.
Кече Талкыш авыл җирлегендә Кече һәм Урта Талкыш авылларын су белән тәэмин итү буенча эшләр үткәрәчәкләр, 100әр сум җыячаклар.
Мөслим авыл җирлеге референдумында балигъ булган һәр кешедән түләү 1 мең сум тәшкил итәчәк.
- Җыелган акчага Мөслим һәм Бахта авылларында юллар төзергә телибез, - ди аның башлыгы Шәүкәт Мәссаров.
Нарат-Елга авыл җирлегендә авыл халкыннан авыл эчендәге юлларга вак таш җәю өчен 500әр сум җыячаклар.
- Түбән Кондрата авыл җирлегендә быел җыелган акчаларны (100әр сум) зират өчен каты көнкүреш калдыклары контейнерлары сатып алуга, аны киңәйтүгә һәм коймаларны ремонтлауга, зираттагы карт агачларны кисүгә тотарга уйлыйбыз, - дип сөйләде башлык Сергей Васильев.
Александровка һәм Фиков-Колок авылларында юлларны ремонтларга. Совхоз-Галактионово авыл җирлегендә үткән референдум нәтиҗәсендә шундый карар кабул ителгән. Түләү 100 сум тәшкил итәчәк.
Иске Роман авыл җирлегендә 500әр сум җыячаклар, биредә эшләр исемлеге зур - зиратны төзекләндерү, зират өчен каты көнкүреш калдыклары контейнерлары сатып алу, күпер кичүе өчен проект-смета документларын эшләү, каты көнкүреш калдыклары өчен участокны, авылдагы юлларны карап тоту.
Татар Баганалысы авыл җирле­гендә дә шундый зур күләмдә эшләр планлаштырылган. Биредә бары 100әр сум гына җыйсалар да, бу акчага чишмәләрне, зиратны төзекләндерергә, күперләрне ремонтларга, Чулпан авылында скважиналарны борауларга туры киләчәк.
Татар Ялтаны һәм Изгар авылларында яшәүчеләр 300әр сум кертәчәкләр, җыелган акча юлларны карап тотуга китәчәк.
Татар Сарсазы авыл җирлеге башлыгы Рушан Гарипов 100әр сум җыю планлаштырыла, дип билгеләп үтте. Референдум йомгаклары буенча Татар Сарсазы авылында җәяүлеләр күперен, коены, Татар Сарсазы һәм Уракчы авылларында юлларны ремонтлау башкарылачак.
Татар Талкышы авыл җир­легендә җыелган акчага (һәр кешедән 300әр сум) Татар Талкышы авылында зиратны тотып алу өчен койма сатып алу һәм Кызыл Болгар авылында янгын сүндерү багы, Кызыл Ялан авылында юллардагы чокырларны ямау планлаштырыла.
Чытырчы авыл җирлегендә җыелган акчаны авыл эчендә юлларны ремонтлауга тотарга уйлыйлар. Кертем зур түгел - 100 сум.
Чистай Выселкасы авыл җирлегендә дә территорияләрне төзекләндерүне оештыру һәм җирләү урыннарын карап тотуга шул ук күләмдә акча җыячаклар.
- Үзара салым буенча 200әр сум җыярга булдык, - дип хәбәр итте Чистай авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсумов. - Луч поселогында чокырларны ямарга һәм Актау авылында вак таш җәяргә планлаштырабыз.
- Чуваш Ялтаны авыл җирлегендә яшәүчеләр дә шул ук күләмдә акча кертәчәкләр. Җыелган акчаны Акбулат, Чуваш Ялтаны һәм Ишәле авылларында юлларга вак таш җәюгә юнәлтәбез. Соңгы ике торак пунктта зират коймаларын төзекләндерәчәкбез, - дип хәбәр итте Чуваш Ялтаны авыл җирлеге башлыгы Станислав Егоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев