Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автор-башкаручының чираттагы җиңүе

Безнең якташыбыз Таһир Мөхәммәтов Әлмәт шәһәрендә узган бард җырлары фестивалендә «Автор» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Әлмәт шәһәре мәйданына бөтен Россиядән автор-башкаручылар күңел кылларын тибрәтүче җырлар һәм шигырьләр белән уртаклашырга, гаилә бәйрәме мохитен булдырырга җыелганнар. 69 конкурсант нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә. Алар арасында якташыбыз Таһир Мөхәммәтов та була. Хәзер аның казанышлары тупланмасы тагын бер җиңү белән тулыланды. 

– Әлмәт кабат иҗади кешеләрне үзенә җәлеп итү үзәгенә әверелде. Мин бу фестивальдә катнашуым белән горурланам. Беренче дәрәҗә лауреат исемен яулау мөмкин булыр дип көтмәгән идем, катнашучылар лаеклы булды, – дип үз кичерешләре белән уртаклаша Таһир Габдулла улы. – Оештыручыларның грамоталы эшен билгеләп үтәсем килә, фес­тиваль кысаларындагы барлык чаралар төгәл график буенча узды.

Фестивальдә катнашучылар «Автор һәм башкаручы», «Башкаручы», «Көй авторы», «Шигърият», «Иң яхшы коллектив» номинацияләрендә ике сайлап алу турын лаеклы үттеләр. Икенче турга 48 катнашучы чыкты.

Конкурс дәвамында мәйданда булган һәркем өчен мастер-класслар оештырылды, балалар өчен уен зонасы эшләде. Тәнәфестә теләгән кешеләр Россиянең популяр автор-башкаручылары Олег Митяев, Галина Хомчик, Александр Городницкий, Никита Высоцкий һәм башкалар чыгыш ясаган концертны карый алдылар. 
Йомгак ясаганда жюри әгъзалары бардларның осталыгы елдан-ел арта баруын билгеләп үткәннәр. 

Таһир Мөхәммәтов сүзләренә караганда, фестиваль ихласлыгы, аралашу шатлыгы белән аерылып торган, җылы, дустанә мохиттә узган һәм шуның белән бик күп матур тәэсирләр калдырган.

Якташыбызны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз! Хезмәт һәм талантның лаеклы бәяләнүен, ә иҗатның уңыш белән үрелеп баруын телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев