Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автопарк яңа хәрби машиналар белән тулыланды

Илгиз Гыймалетдиновның йорты каршында бары тик үз көче белән җыелган танылган хәрби машиналар тезелеп баскан.

Аларның һәркайсы – 40нчы еллар автосәнәгате легендасы, төп модельләрнең төгәл күчермәсе.

Хәзер хәрби машиналар коллекциясен элек җыелган «Катюша» артиллерия уты сис темасы, ГАЗ-69, ГАЗ-63 йөк машиналары тәшкил итә. Быел автопаркны совет чорындагы иң танылган «брендлар»ның берсе – легендар ГАЗ-51, ГАЗ-53, үз чорының символы булган «Волга» ГАЗ-24 автомобиле тулыландыра.

Бер ел чамасы элек безгә Илгиз Гыймалетдиновның остаханәсендә булырга туры килде. Ул вакытта колонна өч машинадан тора, дүртенчесе җыю стадиясендә иде. Ул чакта без 40нчы еллар автосәнәгате белән танышып кына калмадык, ГАЗ-69да йөреп тә карадык. Сүз уңаенда, бер ел эчендә машина бер дә үзгәрмәгән. Элеккечә төзек, ялт итеп тора. Беренче тапкыр парадка ул 5 ел элек чыккан.

9 Май талисманы булып Илгиз Гыймалетдинов 2019 елда җыйган «Катюша»ның төгәл күчермәсе тора һәм шулай булып калачак та. Оста йөк машинасы базасын үзгәртеп, аннан «Студебеккер»ның төгәл күчермәсен булдырган. Автомобиль бүгенге көндә дә бик яхшы кабына, тик реактив снарядлар белән залп кына бирә алмый, билгеле.

Беренче очрашуда Илгиз абый шулай ук 2020 елга планнары белән уртаклашкан иде. Ул Җиңү юбилее уңаеннан Каргалы авылы үзәгенә 5-7 берәмлек техника чыгарырга вәгъдә иткән иде. Останың автопаркына күз салгач, аның үз хыялын тормышка ашыруына инанырга мөмкин.

– Ни кызганыч, үзизоляция аркасында Җиңү Парады булмады. Әмма, шуңа да карамастан, билгеләнгән вакытка мин җиде машина җыя алдым. Соңгы көнгә кадәр эшләдем. Бәйрәмгә бер көн кала автомобильләрнең берсен буяп бетердем, кузовны тәртипкә китерәсе генә калды. Ничек кенә булмасын, бөтен техника йөреп тора, – ди Илгиз абый. – Парадның иртәме-соңмы булуына ышанам. 40нчы еллар машиналарын авылдашларыма гына түгел, чистайлыларга да күрсәтәсем килә. Килеп чыкса, үз техникамны районда күрсәтәчәкмен.

Алтын куллы оста барлык нечкәлекләрне алдан уйламаган булсам, кыска гына вакыт эчендә шундый зур эш башкарырга өлгермәс идем, ди. Автомашиналар өчен детальләрне узган елдан җыя башлаган ул.

– Минем гаражымда буш урын юк, һәр киштәдә эш кораллары, автомашиналардан запас частьлар ята, – дип елмая машиналар җыю остасы. – Боларның барысына да читтән карасаң, минем остаханәдә металл ватыклары җыелган дип күренәчәк. Әмма бу алай түгел. Һәрберсенең үз билгеләнеше булган әлеге запас частьлардан башка эшнең нәтиҗәсе бөтенләй башкача булыр иде.

– Сезнең мавыгуны гади генә дип атап булмый. Сезгә кем дә булса ярдәм итәме?

– Кызганыч, хәзерге яшьләрнең гайрәте бер-ике көнгә генә җитә. Шуңа күрә мин бары үземә генә исәп тота алам. Хәер, пандемия чорында кешеләр белән элемтәләрне чикләргә тырышам. Шунысы начар, базар әле юньләп эшли башламады. Аның каравы, ул чордагы детальләрне киштәләрдә табып та булмый. Шуңа күрә танышларым, дусларым, туганнарым зур ярдәм күрсәтә. Әгәр миңа җыю өчен нәрсә дә булса кирәк икән, алар теләсә кайсы вакытта кирәкле детальне табарга әзер. Еш кына алар берәүгә дә кирәк булмаган «тимер»ләр булып чыга, аларга икенче сулыш өрәм.

Илгиз Харис улы моның белән генә тукталып калмый. Алда машиналар җыю остасын зур планнар көтә, ул Совет заманындагы дүрт почмаклы агач кабинасы булган ЗИС-5 йөк автомобиле җыярга хыяллана.

– Сугыш вакытында ул төп йөрү машинасы булган, аны торгызу буенча эш башланды инде. Күптән түгел генә двигательне таптым, аны металл ватыкларына тапшырырга уйлаганнар иде, – ди Илгиз абый.

Хәрби машиналардан торган көнләшерлек автопаркка карап, аларның тарих дәресләрен үткәрү өчен объектлар булып хезмәт итә алуын аңлыйсың. Һәр деталь үзендә ниндидер сер саклый кебек, бәлки, аларның кайберләре чын хәрби техниканың бер өлеше булгандыр.

Шундый катлаулы эшне ихлас теләктән башка башкарып булмый. Илгиз Гыймалетдинов бу эшкә бөтен күңелен, белемнәрен салып, уй-ниятләрен тормышка ашыра. Бу аның сайлаган эшенә тугры булуын раслый. Шул рәвешле оста Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан сугышчыларга тыныч күк йөзе өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев