Чистай-информ
  • Рус Тат
  • “Автоледи” сигезенче тапкыр уздырыла

    "Автоледи" конкурсы быел сигезенче тапкыр уздырыла.

    Ир-атлар хатын-кызларның машина йөртү стиле турында сөйләшкәндә, хатын-кызлар исә мастер-класслар күрсәтәләр. Гүзәл затларның руль артында булгандагы өстенлекләренә игътибарлылык, төгәллек һәм яхшы мөгаләмәне кертәләр. Дөрес, хатын-кызлар үзләре беренчелекне бүлгәләргә теләмиләр, осталык дәрәҗәсе кешедән, аның машина йөртү культурасыннан тора, ә руль артында кем булуы мөһим түгел дип саныйлар. Менә конкурсны оештыручылар да - ЮХИДИ бүлеге, "ТР юл хәрәкәте иминлегенең белем бирү һәм фәнни программаларын финанслау дирекциясе" ДУнең Чистай бүлеге филиалы - анда катнашырга җитез, үзләренә ышанучы автоледиларны уңыш яуларга, үзләрен күрсәтергә һәм башкаларны карарга чакыралар. Программада - юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан бирү, автомашинаны фигуралы йөртү. Гаризаларны 5-26-50, 5-07-82 телефоннары буенча бирергә мөмкин. Җиңүчеләрне һәм приз­лы урыннарны яулаучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: