Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аварияләр белән вәзгыятьне анализларга һәм төзәтергә кирәк

Агымдагы елның биш аенда Татарстан юлларында 1500дән артыграк юл аварияләре булган, аларда 100дән артыграк кешенең гомере өзелгән.

1900ләп кеше шушы юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүләр алган. Шушы саннар республиканың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында яңгырады.
Киңәшмә Чистайда видеоконференция режимында үт­те,  ан­да Татарстанның барлык муниципаль районнары вә­кил­ләре катнаштылар. Аны республиканың Премьер-ми­нистры урынбасары – ТР Министрлар кабинеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гаффаров алып барды. Комиссия эшендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмит­рий Иванов та катнашты.
Беренче итеп көн тәртибенә республикада юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чараларны тормышка ашыру, юл-транспорт вакыйгаларын һәм аларның авыр нәтиҗәләрен  киметү мәсьәләсе куелды. Бу темага доклад белән ТР буенча баш дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Ленар Габдрах­манов чыкты.
– Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда,  Татарстан буенча, тулаем алганда, барлык авариялелек күрсәткечләре, атап әйткәндә: юл-транспорт вакыйгалары саны – 68 очракка, үлүчеләр – 23 кешегә, имгәнүчеләр – 100 кешегә кимесә дә, хәл шактый борчулы булган районнар да бар, шул исәптән Чистай да, – дип ассызыклады республиканың баш дәүләт инспекторы.
Ул юллардагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре итеп җәяүлеләр кичүендә машина йөртүчеләр, шулай ук җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны, шулай ук имин тизлекне арттыруны һәм каршы як полосасына чыгуны билгеләп үтте.
Ленар Габдрахманов сүзлә­ренә караганда, республикада юл-транспорт вакыйгалары санының кимүенә ирешергә муниципаль хезмәткәрләр белән бердәм эш алып бару ярдәмендә мөмкин. Хәзерге вакытта Татарстанның 22 районында юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә республика юлларында 160ка якын муниципаль хезмәткәр кизү тора. Әмма кайбер муниципаль районнарда бу эш көйләнмәгән. Бу мөнәсәбәттә тәнкыйть Яр Чаллы һәм Түбән Камага карата яңгырады.
– Проблема нәрсәдә? Ни өчен кемдер булдыра ала, ә башкалар – юк? Әлеге вазифаны һәм эшне җәлеп итәрлек ясагыз. Республика штат, акча бүлеп бирә, активрак эшләргә генә кирәк! Барлык муниципаль берәмлекләргә бу юнәлештәге эш буенча җавап тоту өчен бер ай вакыт бирәм! – диде Шамил Гаффаров.
Ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү планында муниципаль хезмәткәрләрнең актив эше футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү вакытында аеруча актуаль булуын билгеләп үтте. Чөнки күпчелек шәһәрләр һәм районнар үз ЮХИДИ хезмәткәрләрен эшкә Казанга җибәрделәр.
Комиссия утырышында аерым игътибар пассажирларны, шул исәптән балаларны ташуга бирелде. Биш ай эчендә Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре тарафыннан автобус йөртүчеләр мөнәсәбәтендә 14 меңнән ар­тыг­рак административ материал төзелгән. Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссияләре алдына мәктәп автобусларына, шулай ук җәйге ял итү урыннарына балаларны ташучы транспорт чараларына карата контрольне көчәйтү бурычы куела.
Чистай районында юл-транс­порт вакыйгаларының авыр нә­тиҗәләрен киметү буенча нинди чаралар күрелүе турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов сөйләде. 
Быел шәһәр һәм район юлларында 40 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, анда 9 кеше һәлак булган.
– Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең барлык әгъзалары үлем белән тәмамланган һәр юл-транспорт вакыйгасы урынына баралар. Аның нәтиҗәләре буенча без эшне планлаштырабыз. Бүгенге көндә төп проблема – салмыш машина йөртүчеләр, без әлеге автомобильчеләр белән Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә активрак эшләргә кирәклеген аңлыйбыз, – диде Эдуард Рөстәм улы.
Шулай ук ул шәһәрнең балалар белем бирү оешмалары янында ЮХИДИ инспекторы макетлары куелуын, автомәктәпләр төркемнәрендә агитация эшләре алып барылуы һәм башка кисәтү чаралары турында сөйләде.
– Без ЮХИДИ белән берлектә шәһәр һәм районның барлык куркыныч һәм проблемалы урыннарын билгеләдек. Алар безнең контрольдә тора, сораулар күп, әмма без аларны планлы рәвештә хәл итәргә тырышачакбыз, - дип өстәде Дмит­рий Иванов.
– Әйе, сезнең районда күр­сәткечләр яхшылардан түгел, әмма сез барлык җи­теш­сезлекләрне тикшерерсез һәм өйрәнерсез, проблеманың төп сәбәпләрен ачыкларсыз һәм аны төзәтерсез дип ышанам. Идеяләрегезнең булуын күрәм, сез аларны тормышка ашырырсыз дип ышанам. Чистай районының потенциалы бар, – дип йомгак ясады Шамил Гаффаров.
Шулай ук утырышта Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесенең доклады тыңланды. Тәнкыйть утына әлеге муниципаль район да эләкте.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Василий Кудряшов юлларны төзү, төзекләндерү вакытында норматив таләпләрнең үтәлеше, шул исәптән юл эшләре алып барылган урыннарда юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләде. Ул шулай ук утырышта катнашучыларны Татарстан Респуб­ликасы урам-юл челтәре объектларын тикшерү йомгаклары белән таныштырды.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов Татарстан Республикасында төбәк әһәмиятендәге гомуми кулланыштагы автомобиль юлларының юл яны полосаларын куллану тәртибен тәэмин итү турындагы мәгълүмат белән чыкты.
Утырышка йомгак ясап, Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров башкарма комитет башлыкларына юл билгеләре, балалар каникулда булган вакытта мәктәп автобуслары белән проблемаларны оператив хәл итәргә, шулай ук балаларның ял итү урыннарын шәхсән контрольдә тотарга кушты. Ул республика әһәмиятендәге автоюлларның юл яны полосаларын тәртипкә китерергә чакырды.
– Сезнең алдыгызга куелган бурычлар үти алырлык! – диде Шамил Гаффаров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X