Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һава-десант гаскәрләре көне десантчыларны берләштерде

Бәйрәм уңаеннан шәһәр һәм район урамнарында зәңгәр беретларда, тельняшкаларда һәм кительләрдә ир-егетләр җыелды.

92 ел элек оешкан легендар «канатлы пехота» гаскәрләре бәйрәменә изге Сергий Радонежский мәхәлләсе янына десантчылар җыелды. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында чистайлылар гына түгел, ә Түбән Кама, Яр Чаллы, Балык Бистәсе, Санкт-Петербургта яшәүчеләр дә бар иде. Бәйрәм гыйбадәтеннән соң анда Батырлык сәгате узды.

– Чистайда 500дән артык десантчы яши. Шунысы мөһим, олы гвардия дә, яшьләр дә һәрвакыт бер сафта. Безнең «Сугышчан туганлык» юкка гына шулай аталмый, без – бер гаилә кебек, һәрвакыт бергә, актив булырга тырышабыз. Чаралар оештырабыз, туган илебезгә карата патриотик хисләр тәрбияләү өчен анда балаларны чакырабыз, – ди «Сугыш инвалидлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәфис Мәхмүтов.

– Бүген, һәрвакыттагыча кебек үк, безнең кәефебез күтәренке. Без яшь һәм илебез, халкыбыз данын һәм абруен якларга әзербез! Һава-десант гаскәрләре көненә гаиләләребез белән киләбез, чөнки балалар даими рәвештә әтиләренең ничек хезмәт итүләре белән кызыксыналар, – дип безнең белән уртак лашалар Дмитрий Борисанов һәм Марат Закиров.

Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызык булды. Десантчылар Калашников автоматын ничек корырга һәм пат ронын алырга кирәклеген күрсәттеләр. «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы активисты Илдус Хәйретдинов булачак солдатларга жилетын киеп карарга бирде, анда штык-пычак, компас һәм башка әйберләр бар иде. Соңрак теләге булган һәркем сугыш техникасына утырып йөреп килде. «УАЗ» автомобилендә фотосессия балаларда көчле хисләр уятты. Шулай ук кунакларга «Урал» һәм КамАЗ да күрсәтелде.

Мәктәп укучысы Артур Гуськов бу чарага дуслары белән килгән. Барыннан да бигрәк аңа корал җыю эше ошаган. Ул һава-десант гаскәрләренең тарихын бик теләп тыңлады. Укуны тәмамлаганнан соң, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә барачагы да ихтимал.

– Армияне узган кешеләр белән аралашу патриотик тәрбия бирү өчен мөһим, чөнки без, киләчәк буын, Ватаныбызны төрле дошманнардан саклый белергә тиеш, – дип билгеләп үтте Артур.

Һава-десант гаскәрләре ветераны Александр Вәлиев үз бәйрәменә килмичә калмый. Аңа 92 яшь тула, һава-десант гаскәрләрендә илленче елларда ук хезмәт иткән. Намуслы хезмәте өчен бик күп дәүләт бүләкләренә ия. Олы яшьтә булуына карамастан, ул, фикердәшләре белән бергә булу өчен, һава-десант гаскәрләре көненә килгән.

– Десантчылар – илебезнең таянычы булган иң яхшы, иң ышанычлы кешеләр. Алар теләсә-нинди хәлдә ярдәмгә килергә әзерләр, моңа мин үз тәҗрибәмдә инандым. Алардан да бердәмрәк кешеләр юк! – дип саный Александр Ильич.

Гадәткә кергәнчә, десантчылар күккә ак күгәрченнәр очырдылар, аннары Чистай епархиясенең Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек буенча җитәкчесе протоиерей Андрей Зиньков чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шуннан соң барысы да Мәңгелек ут янына тантаналы митингка юл тоттылар. Мемориал янында десантчыларны муниципаль район җитәкчелеге, «Сугышчан туганлык» җәмгыяте әгъзалары, руханилар, ветераннар советы вәкилләре котладылар.

– Әгәр без балаларыбызны үзебез тәрбияләмәсәк, аларны үз максатлары өчен башкалар тәрбияләячәк. Мондый чаралар ярдәмендә без яшь буында Ватанга мәхәббәт, нык һәм көчле рух тәрбиялибез, – дип ассызыклады Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек буенча җитәкче урынбасары Тимофей Маташов.

Бакыйлыкка күчкән полкташларын бер минут тынлык, венок лар һәм чәчәкләр салу белән искә алдылар, ә аннары десантчылар һава гаскәрләре көнен, хезмәт иткән елларын искә алып, бәйрәм итүне дәвам иттеләр.

Һава-десант гаскәрләре эмб лемасы сурәтләнгән әләмнәр беркетелгән машиналар колоннасы Гаделша авылына юнәлде. Сәбәбе дә символик: сугышчы-әфганлы Раиф Хәсәнов яшәгән йортта аның исеме язылган истәлек тактасы урнаштыру.

Газетабыз битләрендә без Раиф Шәйхелислам улының язмышы турында сөйләдек. Ул Әфганстанда алган яраларыннан 19 яшендә вафат була. Аның исеме сугышчы- интернационалистларга багышланган истәлек

тактасында мәңгеләштерелгән. Рәсми теркәлгән алты һәлак булучы арасында аның исеме юк. Әлеге хәлгә битараф булмаган якташлары һәм бергә хезмәт иткән дуслары ачыклык кертте.

– Әгәр дә кеше хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булса, ул Әфганстан территориясендә һәлак булучы булып санала. Раиф Хәсәнов Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Әмма ул алган җәрәхәтләреннән Советлар Союзы территоиясендә вафат булган. Шулай килеп чыккан ки, аның исеме сугышчы-интернационалистларга куелган истәлек тактасында юк. Бүген без ул яшәгән йортка истәлек тактасы куйдык. Аның исеме кече ватанында мәңгеләштерелде, – диде «Сугыш инвалидлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәфис Мәхмүтов.

– Раиф Шәйхелислам улы – безнең авылның горур улы. Раиф киткәнгә 41 ел вакыт үтте. Әмма без аны еш искә алабыз, аның турында истәлекне кадерләп сак лыйбыз, – диләр Татар Гаделшасы авылында яшәүчеләр.

Истәлек такталарын шулай ук Яуширмә авылында Советлар Союзы Геройлары Гали Шәмсетдинов һәм Габделәхәт Вәлиев истәлегенә дә куйдылар.

Гали Нурулла улы Кызыл Армия сафларына Красноборск хәрби комиссариатыннан 1939 елда чакырыла. Ульяновск танк училищесын 1941 елда тәмамлый. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларына Әгерҗе районы хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнә. Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Үзәк, Воронеж, 1нче Украина фронтларында сугыша. Дүрт тапкыр яралана. 1944 елның 22 июлендә Львов шәһәреннән берничә километр ераклыкта Гамулец хуторы астында дошманның контр атакасын чагылдырганда һәлак була. Хәзер Чистайда бер урам аның исемен йөртә, туган авылында истәлек тактасы куелды.

Яуширмә авылы халкы үзләренең авылдашлары, Советлар Союзы Герое, гвардия өлкән сержанты, 1944 елның апрелендә Кырымны һәм Севас топольне азат итүдә катнашкан Габделәхәт Вәлиев турында истәлекләрен яңарттылар. 1941 елның июленнән Габделәхәт Габделгани улы Бөек Ватан сугышы фронтларында: Көнбатышта, Көньякта, 4нче Украина фронтында сугыша. Өч тапкыр яралана. Ростов, Донбасс, Мелитополь, Кырымны азат итүдә катнаша. 18 августта беренчеләрдән булып атакага ташлана, елганы кичә, дошманның траншеяларына гранаталар ташлый, алты гитлерчыны үтерә. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1944 елның 16 апрелендә канкойгыч сугышларда Габделәхәт Габделгани улы үзенең отделениесе белән Бельбек (хәзер Фруктовое) авылы районында дошман траншеяларына үтеп керә, анда барлык гарнизонны юк итеп, ДЗОТны ала. Кулы яраланса да, ул сугышны дәвам иткән.18 апрельдә аның отделениесе тулысы белән сафтан чыга, Габделәхәт Вәлиев икенче тапкыр яралана, әмма дош ман трашеяларының өченче линиясенә барып җитә. Дүрт сәгать буена ул дошманның атакасын кире кайтара, әмма ни кызганыч, үзе дә һәлак була. Һәлак булганнан соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Яуширмә һәм Гаделша авылы кешеләре үзләренең якташлары белән горурланалар! Әлеге мемориаль такталарны куюны алар авыл тормышында символик әһәмияткә ия булган мөһим вакыйга итеп кабул итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев