Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Аучылык билетын алу җиңел

    Республиканың, шул исәптән Чистай районы аучылары өчен көтеп алган чор - язгы ау ачылу вакыты җитте. Бу юлы ау вакыты иртәгә - 21 апрельдә ачыла һәм ун көн - 30 апрельгә кадәр дәвам итә.

    Язгы чорда каз, ата үрдәк, тәлләтәвеч, көртлек һәм урман тавыгы ату объектлары булып торалар. Әлеге ун көнгә билгеле бер чикләүләр куелган, мәсәлән, 10нан 17 сәгатькә кадәр аучылык итү, шулай ук Идел һәм Кама елгалары акваториясендә, кайбер аучылык хуҗалыкларында ау тыела.
    Татарстанлылар кулында 25 мең аучылык билеты бар. Идарә тарафыннан 9 меңнән артыграк яңа үрнәктәге билет бирелгән. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билеты 2012 елның 1 июленнән гражданнарга аучылык белән шөгыльләнү өчен нигез булып тора, ә элек тапшырылган билетлар аучыларда калачак. 1 июльдән билетлар алмаштыру тукталмаячак, алар Казанда идарәдә, шулай ук урыннарда белгечләр тарафыннан биреләчәк.
    ТРның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе начальнигы Д. Иванов уздырган зона киңәшмәсе ау чорын ачу һәм федераль үрнәктәге аучылык билетлары алу мәсьәләләренә багышланды. Анда Алексеевск, Аксубай, Спасс һәм Чистай районнары аучылары катнашты.
    Аучылык билетын алу җиңел - гариза, ике фотография, паспорт күчермәсен, элеккеге аучы билетын тапшырганнан соң яңа документ бушлай биреләчәк. Бернинди мәшәкать тә булмаячак, бөтен эш төгәл оештырылган, сүз уңаенда, бигрәк тә урыннарда, Кама аръягында яшәүче аучылар өчен бу бик уңайлы. Киңәшмәдә аучылык белән шөгыльләнүчеләр сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар да алдылар.
    Язгы ауга 9-10 мең аучы чыгачак, урын барысына да җитәчәк, бәяләрне дә канәгатьләнерлек булыр дип вәгъдә итәләр. Шуны да әйтергә кирәк, Татарстанда аучылык җәмгыяте Россиядә иң күләмлесе. Сезон чорына ТР Эчке эшләр министрлыгы "Ау операциясе" игълан итә һәм иң проблемалы урыннар браконьерлык күренешләре булмасын өчен, вертолет ярдәмендә контрольгә алыначак.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: